Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әтнәләр кабат алданган

Ни өчен кабат, дибез. Чөнки алдану очраклары беренче тапкыр гына түгел.

Ни кызганыч, мошенниклар турында, аларның төрле алдалау ысуллары хакында гел язып торабыз. Әмма райондашларыбыз һаман мошенниклар тозагына эләгеп торалар. Район эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова белән сөйләшүебез дә район халкын кабат кисәтү, аңлату максатын үз эченә алды.

– Соңгы вакытта мошенник­лык очраклары тор­мышыбызның көнкүрешенә әверелде кебек. Район буенча карасаң да, телефонга СМС килмәгән яки мошен­ник­лардан шалтырату алмаган бер генә кеше дә калмагандыр. Әлеге хәбәр һәм шалтыратуларның асы­лында ялганлап, алдалап кешенең акчасын алу. Без, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге юнәлеш буенча актив эш алып барабыз, Район газетасына, социаль челтәрләрдә дә бу хакта гел язылып килә. Оешма хезмәткәрләренә аңлатулар алып барабыз. Ни кызганыч, алданучылар гел булып тора.

– Соңгы вакытта безнең районда андый очраклар булмады кебек?

– Бар, нигә булмасын. Яңа гына шундый очрак теркәлде. Күбебез, алдану очраклары өлкәннәр белән генә, дип уйлап ялгышалар. Яшьләр арасында да мошенниклар тозагына эләгүчеләр бар. Бер райондашыбыз интернет аша товар алырга уйлый. Әмма мошенникларга үзенең банк картасы номерларыннан тыш, шулай ук картаның артында язылган өч санны да хәбәр итә. Нәтиҗәдә, мошенниклар аның картадагы акчаларын алалар.

– Бу очракны булдырмый калырга мөмкин идеме?

– Мошенниклык очрагын булдырмый калуның иң мөһиме – уяулык, төп принципларга таяну. Бервакытта да карта номерларын белмәгән кешеләргә әйтергә ярамый. Интернет аша сатып алу башкарырга уйласагыз, төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Шулай ук белмәгән телефон номерларыннан килгән СМС хәбәрләргә дә шикләнеп карарга кирәк. Мошенниклар алдалау юлларының ниндиләрен генә уйлап тапмыйлар. СМС хәбәрләр килсә дә, иң элек дөреслегенә инанырга кирәк. Игътибарлы булыйк.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев