Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әтнәдә абыйлы-энеле сугышкан

Район авылларының берсендә ике туган арасында низаг чыга.

Мондый тик торганнан, юк кына сәбәпләр нәтиҗәсендә килеп чыккан тавыш-гауганың башында, гадәттә, спиртлы эчемлекләрне артык куллану тора – монысы, берәүгә дә сер түгел.

Абый кеше хәйран ук кызмача хәлдә була, энесенең юк кына сүзенә “кабынып” китә. Күрәсең, моңа электән килгән үпкә- ачу да кушыла. Айныкның – уенда, исерекнең – телендә дип юкка гына әйтмиләр шул. Нәтиҗәдә, абый кеше энесенең башына пыяла банка белән китереп суга. Шуның белән икенчесенең сәламәтлегенә җиңелчә зыян сала.

Эчке эшләр бүлегенең Өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗановадан алынган мәгълүматлар буенча, абый кеше булган затка карата җинаять эше ачылган, бүгенге көндә тикшерү дәвам итә. Җинаятьтә гаепләнүченең Әтнә үзәк хастаханәсе врач – наркологында алкоголь куллану нәтиҗәсендә бәйлелек синдромы «диагнозы» белән исәптә торуы да билгеле.

Эчмәгез, егетләр. Эчү – фаҗигә, яки шуңа таба бер адым – шул хакта онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев