Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Балалар мәйданчыгында кыз бала имгәнгән

Татарстан Республикасында балалар мәйданчыгында бала имгәнүе факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты сайтында.

2020 елның 25 август иртәсендә «Солнечный» балалар ял базасының спорт мәйданчыгында 8 яшьлек кыз умыртка сөяген сындыра. Хәзерге вакытта ул хастаханәгә урнаштырылды. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 238 маддәсенең 2 өлеше буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше кузгатылды.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз кул мускуллары өчен тренажерда йөргән. Күпмедер вакытта аңа ике малай йөгерә һәм аны селкетә башлыйлар. Нәтиҗәдә, ул тотынып кала алмый һәм җиргә егылып төшә. Тикшерү фикеренчә, бала имгәнгән вакытта ял базасы хезмәткәрләре тарафыннан тренажерлар янында тиешле контроль булмау нәтиҗәсе.

Бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак: https://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1495291/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев