Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Бер тырмага – ике тапкыр

Район авылларының берсендә яшәүче А. узган елның май аенда берәүгә сугу нәтиҗәсендә җәмәгать суды тарафыннан административ җәзага тартыла.

Бер уйласаң, бу аңа билгеле бер сабак булырга тиеш кебек. Әмма – юк шул. Декабрь аенда А. админис­тра­тив җәзага тартылган хәлдә, икенче берәүнең ишек алдында, аңлы рәвештә, көнләшү нәтиҗәсендә, тормыш иптәше Г.га карата физик көч куллана. Нәтиҗәдә, Г. җиргә егыла, ә А. бер тапкыр аның уң иңбашына һәм ике тапкыр йөзенә сугып, тормыш иптәшен физик авыртуга дучар итә. “А.га карата җинаять эше ачылды, тикшерү дәвам итә”, – дип хәбәр итте безгә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев