Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Бәлки гыйбрәт алыр

Капка төбендә торган машинасына төшә авылларның берсендә яшәүче берәүнең күзе.

Озак уйлап тормый, машинаның ишеге ачык һәм ачкычы урынында булудан файдаланып, аны кабызып алып та китә. Тик йөртү белүе генә шуның кадәр була. Авыл урамнарын иңләп- буйлап йөри әлеге машинада. Һәм әнә шулай килеп «төртелгәнчегә» кадәр, Ә төртелү хәйран ук көчле була, машинага зур зыян килә. Машина хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итә. «Зыян күрүченең гаризасы нигезендә машина урлаучыга карата җинаять эше ачылды», – дип хәбәр итте Эчке эшләр бүлегенең Өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. Күрәләтә торып чит кеше мөлкәтенә кул сузган, җәзасы булачагын белә торып җинаять юлына бас­кан машина урлаучының битарафлыгына исең китәрлек. Суд чыгарган хөкем карары бәлки аның өчен киләчәктә гыйбрәт булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев