Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әтнәдә ялгыз яшәүче әбинең, тәрәзәсен алып, өенә кергәннәр

Район авылларының берсендә спиртлы эчемлекләрне үз иткән берәү, ялгыз яшәүче әбидән әҗәткә акча сорамакчы була.

      Кичке унынчы ярты тирәләрендә әби төнге кунакны көтеп тормаган, билгеле. Шакып та ишек ачучы булмагач, егет, веранда тәрәзәсен ала һәм өйгә керә.

«Әлеге эш буенча тикшерү бара, – дип хәбәр итте безгә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

– Егеткә  респуб­ликада кертелгән чикләү таләпләрен бозган өчен дә протокол төзелде. Үзгәрешләр кертелгәннән соң, моның өчен 1 меңнән алып 30 меңгә кадәр штраф каралган. Исегезгә төшерәбез – үзизоляция таләпләрен төгәл үтәү кирәк. Төнге чорда бер сәбәпсез урамда йөрү катгый тыела. Үзизоляция – авыру таратмас өчен кабул ителгән чара, һәм ул спиртлы эчемлекләр куллану өчен кертелмәгән. Игътибарлы булыйк!”

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев