Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Электрсамокат урлаучыны тотканнар

Кыска вакыт эчендә полицейскийлар электр самокаты урлауда шикләнелүчене ачыклаганнар

«Вишневский» полиция бүлегенең «кайнар эзләр» буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Сәлимҗанов урамындагы йорт ишегалдында электр самокаты урлауда шикләнелүче 34 яшьлек кешене тоткарлаган.

30 августта Нурсолтан Назарбаев урамында урнашкан прокат урыныннан ир 65 мең сумлык электр самокаты урлаган.

Оператив-эзләү чаралары барышында оператив вәкилләр самокатның урлау урыныннан ерак түгел урнашкан гараж бинасында булуын ачыклаган. Полицейскийлар гараж ачкычлары аның танышында булуын белдергән милекчене ачыклаган. Шул рәвешле, кыска вакыт эчендә шикләнелүче кулга алына. Ир үз гаебен инкарь итми һәм кылган гамәлләрен таный. Урланган электр самокатын сатарга өлгермәгән, шуңа күрә полицейскийлар аны хуҗасына кайтарган.

Әлеге факт буенча РФ ҖК 158 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, хәзерге вакытта шикләнелүче РФ КоАПның 6.9 маддәсе (наркотик чаралар куллану) буенча тоткарланган.

Чыганак: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев