Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Гәүдәсен басуда ташлап киткән

Әлеге фаҗига күрше Башкортстан республикасында була.

22 август иртәсендә  Бәләбәй районында күпсанлы җәрәхәтләр һәм чигәсендә яра булган ир-ат гәүдәсе табылган. Билгеле булганча, элегрәк ул сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китергән өчен йорт аресты астында булган.

Мәет Сиушка авылыннан 500 метр ераклыкта басуда яткан. Урынга килгән хокук сакчылары һәлак булучының шәхесен ачыклаган: бу - Бәләбәй шәһәренең 45 яшьлек кешесе. Соңыннан тикшерүчеләр үтерүдә шиклене тоткарлый алган. Ул зыян күрүче белән таныш булган 28 яшьлек ир-ат булып чыга. Республика Тикшерү комитетында килеп чыккан хәлне болай тасвирлыйлар.

"Тикшерү фаразы буенча, 21 августта шикләнелүче үзенең таныш хатыны янына кунакка килгән, әмма ишек янында шушы ирне очраткан. Сөйләшү барышында ир-атлар арасында җәнҗал чыккан, шикләнелүче зыян күрүчегә күпсанлы тән җәрәхәтләре ясаган, шуннан соң аны автомобиль багажнигына салып, шәһәр читенә алып чыккан, анда кыйнавын дәвам иткән һәм калдырып киткән", - дип аңлата хокук сакчылары.

Алынган тән җәрәхәтләреннән ир үлгән. Басуда аны шул ук Сиушка авылы кешесе тапкан. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Шикләнелүчене сак астында калдырырга карар кылынган.

Фото: kp.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/G-d-sen-basuda-tashlap-kitk-n-426443/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев