Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Исереклек җинаятькә илтә

Агымдагы елның 17 марты көнне Олы Бәрәзә авылында яшәүче берәү исерткеч эчемлек кулланган хәлдә “әтәчләнеп ала”: шул йортта ук булган хатын-кызның битенә суга.

Алган мәгълүматларга караганда, әлеге адәм бу гамәлен кычкырыш-талаш барышында, закон сүзләрен кулланып әйтсәк, кинәт килеп туган шәхси күрә алмаучылык мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә башкара. Алдан күрә торып, нәтиҗәсе дә куркыныч булачагын белә торып, көндәшенең яңагына 4 тапкырдан артыграк суга.

Ә тегесе физик авыртуга гына түгел, физик зыян килүгә дә дучар була.

Бу очракта Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгының һәр сүзен телгә алу урынлы да, бик үк аңлаешлы да булмас. Бары тик каза күрүчегә зыян килүне кабат билгеләргә туры килә.

Бүгенге көндә әлеге җинаять эше буенча тикшерү бара, якындагы көннәрдә үк ул судка тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев