Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Капкынга эләгә күрмәгез

Мошенниклык очракларының яңадан-яңа төрләре килеп чыгып тора.

Беркатлы халыкны нинди генә ялган белән “терәтми” аферистлар. Ничек уйлап табып бетерәләр, диген?

– Телефоныгызга нинди булса приз яки акча, яки лотерея оттыгыз, дип хәбәр килсә, берүк ышана күрмәгез. Бу – мошенниклар капкыны. Алдачылар әле шушы хәбәргә кереп карау өчен ссылканы да бәйләп җибәрергә мөмкиннәр, – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. – Эмоцияләргә бирелеп китеп, куанычтан шул ссылка буенча керсәгез – картагыздагы акчалардан колак кагу хакында онытмагыз. Чөнки бу ссылкалар буенча барып, карта номерын, пин-кодларыгызны да язып куярга мөмкинсез. Мошенниклар әнә шундый ачык авызларны акчасыз калдырыр өчен кора бу тозакны. Иң яхшысы – андый хәбәрләрне шунда ук бозып ыргыту. Шулай булганда үзегез дә тыныч булырсыз, борчылу өчен сәбәп тә булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт.