Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Каракны эзлиләр

Яманлык кылырга уйлаган кеше бер нәрсә каршында да туктап калмый шул.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының лаборатория корпусында урнашкан металл шкафтан ноутбук урлаучы да моны яхшы уйлардан эшләмәгән. Узган елның декабрь ахыры – быелның 21 гыйнвары чорында кылынган әлеге җинаять буенча Эчке эшләр бүлегендә эш ачылган. “Ноутбук урлау нәтиҗәсендә уку йортына 44 мең 970 сумлык матди зыян килгән. Әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең Өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. Без капчыкта озак ята алмас, очына чыкмый калмаслар, билгеле. Әмма күрәләтә торып укыту процессында кирәкле әсбапка кул сузырга ничек кулы барды икән каракның?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев