Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Кем самокатта, кем велосипедта

Укучыларның җәйге каникуллары тәмамланырга да санаулы көннәр калып килә.

Бу чорда балаларыбызны хәвеф-хәтәрләрдән сакларга тырышып, гел кисәтеп торсак та, бәлагә кая юлыгасын белеп булмый шул. Бу очракта да шундый ук хәл килеп чыга.

Моңа кадәр юлларда имгәнүчеләр, һәлак булучылар – машина, мотоцикл йөртүчеләр булса, хәзер күңелсез исемлекне самокатта йөрүчеләр тулыландыра. Соңгы вакытта район юлларында да самокатта йөрүчеләрне, бигрәк тә балаларны очратырга була.

“Туган ягым” паркында самокат белән бәйле күңелсез хәл килеп чыкты. Бер бала үзенең көчен чамалап, тизлекне саклап бетермичә бетон юлга егыла. Кызганычка каршы, аягын имгәндереп район үзәк больницасына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтелә һәм Казанга республика балалар клиникасына җибәрелә. Бүгенге көндә аның сәламәтлегенә куркыныч янамый”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. Соңгы елларда самокатта йөреп имгәнүчеләр саны арта. Шуңа күрә дә юлларда игътибарлы булсак иде. Самокатларда җилдергәндә бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев