Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Кемдер баянга кызыккан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә бүлегенә мәдәният йортын басулары турында хәбәр керә.

Тикшерү төркеме тулы составта җинаять урынына – Күәм авылына бара.

Беренчел нәтиҗәләр авыл мәдәният йортындагы грим бүлмәсендә өч катлы стеклопакет тәрәзәнең ватылганлыгын күрсәтә. Җирдә пыяла ватыклары табыла. Моннан тыш, грим бүлмәсендә, ишек янында идәндә канга охшаган тап табыла. Шулай ук эскәмиядә аяк киеме эзе табып, аны фо­тога төшереп алалар. Бу дәлилләр барысы да теркәлгән.

Сораштыру нә­ти­җәсендә түбәндәгеләр ачык­лана. Территорияне караганда, Күәм мәдәният йорты директоры тәрәзә ватылганлыгын һәм бинада Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баяны юк­лыгын күрә.

 Бүгенге көндә әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев