Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Хәмер юньлегә илтми

Бу хакта борынгы бабайәбиләр әйтә килсә дә, “яшел елан” кочагына омтылып, төзәтеп булмаслык хата ясаучылар бар.

Менә бер райондашыбыз да шул юлга баса – исерек хәлдә изгеләрдән изге затларга кул күтәрә: әтисен кыйный, әнисенең башын җәрәхәтли...

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1966 елгы Р. 87нче яше белән баручы әнисе белән сүзгә килә. Барысы да газиз ананың балага беркая да эшләмәве һәм спиртлы эчемлекләрне еш куллануына бәйле шелтәсеннән соң килеп чыга. Гауга барышында Р. өйдән чыгып китәргә тели, әмма ана, “тимерне кызуында сугып калырга” теләпме, аның юлына каршы төшә. Ә тегесе өлкән яшьтәге әнисен этеп җибәрә; нәтиҗәдә ана егыла һәм башы белән ишекнең тимер тупсасына бәрелә. Гаугага моны күреп торган 90 яшен тутырып ятучы әти кеше дә кушыла. Җәмәгатенең чигә турысыннан аккан канны күреп, башта беренчел медицина ярдәме күрсәтә ул. Шуннан ярдәмгә авыл фельдшерын чакыра. Шул көнне үк кичен аларга кунакка кызлары килә һәм бу хакта полициягә хәбәр итәргә була. Әлеге эш буенча урында тикшерү уза, барысыннан да сораштыру процедурасы үтә һәм ул әле дәвам итә...

Бу очракта билгеле бер хәдисшәрифне искә алып, ә җәннәт дөрестән дә аналарның аяк астындамы соң ул, дияргә кала. Тик шунысы факт – әнигә һәм әтигә кул күтәрүче тиешле җәзасын, берсүзсез, алачак... Өстәвенә, тагын бер кат, соңрак – бакыйлыкка күчкәч тә...

Айсылу Нигъмәтҗанова, Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев