Көчләүдә шикләнелгән элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторы тоткарланды
Лениногорск полицейскийлары балигъ булмаган кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат шәхесен март башында ук ачыклаган булг
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда көчләүдә шикләнелгән элеккеге юл-патруль хезмәте инспекторы тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Кичә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аеруча авыр җинаять кылган өчен эзләнүдә булган ир-атны тоткарлаган.
Лениногорск полицейскийлары балигъ булмаган кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат шәхесен март башында ук ачыклаган булган. Ул тикшерү органнарыннан качып йөрүче юл-патруль хезмәте инспекторы булып чыга.
Ул эчке эшләр органнары хезмәткәре дәрәҗәсенә тап төшергән җинаяте өчен эштән хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре нигезендә азат ителгән. Моннан тыш, аның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Чыганак Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев