Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Кукмара районында автомобиль юлында яткан ир-ат машина бәрдерүдән үлә

Юл фаҗигасе кичә Нырья авылында була.

Кукмара районында автомобиль юлында яткан ир-атны УАЗ Патриот автомобиле бәрдерә, алынган тән җәрәхәтләреннән ир-ат вафат була. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. «Авария кичә, 18 август көнне, 19.45 сәгатьтә Кукмара районының Нырья авылындагы Комсомол урамында була. УАЗ Патриот автомобиле йөртүчесе хәрәкәт иткән вакытта куркынычсыз тизлекне сайламый һәм һава шартларын исәпкә алмый, нәтиҗәдә, автомобиль юлында яткан 46 яшьлек ир-атны бәрдерә. Шулай ук аның киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар да булмый», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә. Алынган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче ирнең гомере өзелә.


 

фото: район ЮХИДИ бүлеге
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/yukhidi-khbr-it/kukmara-rayonynda-avtomobil-yulynda-yatkan-ir-at-mashina-brderdn-l

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев