Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Кыйбат, әмма урларга ярамый

Район күмәк хуҗалыкларының берсендә гаражда каравылчы булып эшләгән ике адәм заты, эш урыннарыннан тимер-томыр урларга килешәләр.

Төнлә белән алар бу караңгы эшләрен башкарып та чыгалар. Әмма металл җыю урынында эшләүчеләр әлеге тимертомырга карата “урланган түгел микән” дип, шик белдереп, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәләр.

– Бүгенге көндә әлеге ике кешегә карата җинаять эше ачылды. Тикшерү эшләре дәвам итә, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. – Тимер бәясе артты дип, урлашырга ярамый. Җавап бирергә туры киләчәген онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев