Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Кыйнасаң – җавап бир

Тормыш булгач, әллә нинди хәлләр килеп чыга. Кайчандыр дус булганнар – чи дош­манга әйләнә, гаеп­ле – зыян күрүчегә, зыян күрүче – чын мәгънәсендә вәхшигә...

Авылларның берсендә берәү иптәшеннән әҗәткә байтак суммада акча алып тора. Вакыт уза тора, әмма, әҗәткә алып торучы акчаны кире кайтару турында уйлап та карамый. Бер сорый акча иясе әҗәтен, ике сорый – тегесе генә игътибарсыз калып килә. Үз акчаларын ала алмаган адәм икенчесе янына ике иптәшен алып барып, әҗәт бирмичә йөрүчене тотып тукмыйлар. Нәтиҗәдә, ваемсыз адәм тән җәрәхәтләре ала.
“Бүгенге көндә әлеге эш буенча тикшерү бара, – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. – Мондый очрак күпләр белән килеп чыгарга мөмкин. Акча биреп торырга уйласагыз, иң башта моны раслаучы һич югы “расписка” кулыгызда булсын. Рәсми кәгазь булса тагын да шәп. Бу очракта кул уйнату бер дә дөрес гамәл түгел. Иң беренче чиратта, ахырын уйлап эш итәргә кирәк”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев