Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Кызын җәберләгән ананы суд көтә

Кызганычка каршы, аналарның да төрлесе була. Балалары өчен өзелеп торганнары гына түгел, киресенчә, аларны җәберләүдән тәм тапканнары да.

Менә Курган өлкәсенең тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, бер хатын-кыз баласының тормышын тәмугка әверелдергән. Ул үзенең бөтен ачуын аңардан алган: теләсә нәрсәне сәбәп итеп, ана кеше даими рәвештә баласын җәберләгән, физик һәм психологик басым ясаган, кыйнаган, чәченнән сөйрәп йөрткән.
Ахыр чиктә 14 яшьлек кыз түзмәгән, өйдәге хәлләр турында хокук саклау вәкилләренә сөйләп биргән. 30 яшьлек әни кеше исә баласын тәрбияләү белән шөгыльләнәсе килмәве турында хәбәр иткән. Хәзерге вакытта кызны әнисеннән алганнар, ул махсус балалар учреждениесына бирелгән. Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара.

Тулырак:  http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев