Әтнә таңы

Мошенниклар кабат алдый

Бүгенге көндә дөньяда таҗвирусы белән килеп чыккан ситуациядән мошенниклар да үзләренчә файдаланып калырга ашыга.

Халыкның, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең килеп туган ситуациядә югалып, каушап калуыннан файдаланып, алар төрле юллар белән акча үзләштерергә тырышалар. “Еш кына өлкәннәргә маска, даруханәдә булмаган антисептиклар, башка төрле кирәк- ярак тәкъдим итеп, өйләргә керергә мөмкиннәр. Шулай ук, телефон аша да шалтыратулар булырга мөмкин. Бу очракта мошенникларны бары тик сезнең карта номерын белү генә кызыксындыра.  Таҗвирусны тикшерү өчен бик зур бәядән тестлар тәкъдим итүчеләр дә бар. Шуңа да өйләргә теләсә-кемне кертмәскә, карантин шартларында кирәксә-кирәкмәсә үзегез дә урамга чыгып йөрмәскә кирәк.
Төрле интернет ресурсларга ышанмагыз, бары тик рәсми сайтларда гына дөрес яңалыкны белеп була. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

Реклама

Фото редакция архивыннан алынды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: