Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Һәр агачның үз бәясе бар

Агач кисәргә уйласаң – акчаңны әзерлә

Район авылларының берсендә кышкы ял көннәрендә берәүнең башына “гениаль” план килә. Озак ялларда эшсезлектән тилмереп ятып алҗыган була, күрәсең – авыл кырыендагы урманчыктан агач кисеп кайтырга уйлый ул. Рөхсәт кәгазе юклыкка аптырап тормый, трактор бар бит кул астында – тиз генә хәл итәрмен дип уйлый. Шул максаттан урманчыкка барып агачны кисә, арбага сала – һәм... полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. “Әлеге эш буенча тикшерү бара, – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. – Онытмасагыз иде! Күз алдында үсеп утырган агачларны кисү дә катгый рәвештә тыела! Кискән очракта  рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Хәтта корыган агачны кискән өчен дә штраф каралган. Һәр агачның үз бәясе бар – штрафлар саллы”.ЮХИДИ хәбәр итә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев