Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Шалтыра­тып шаярмагыз

Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигьмәтҗанова сүзләренә караганда, райондашлар арасында 112 номерына шалтыратучылар күбәйгән.

Ярый да, эш буенча шалтыратсалар. Еш кына җитди сәбәпсез шалтыраталар. Ә бит һәр хәбәр район эчке эшләр бүлегенә җибәрелә, һәркайсы буенча тикшерү үткәрелә. Бу өстәмә вакыт һәм мәшәкать таләп итә.
Соңгы көннәрдә булган бер очракны карап китик. Райондашыбыз үзенең машинасын калдырган урынында тапмый һәм аны тормыш иптәше алып китүен белеп, аннан үч алырга теләп 112 номерын җыя. Бу вакытта машинасы исә үз ишегалдында торган була, тормыш иптәше аны өенә кайтарып куя. Нәтиҗәдә, тормыш иптәше аклана, ә шалтыратучы егет админист­ратив җаваплылыкка тартыла.
Ялган юл белән янгын хезмәте, полиция, «Ашыгыч ярдәм» яки башка махсус хезмәтләр чакырту бер мең сумнан алып бер мең 500 сумга кадәр административ штрафка тартуны күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев