Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әтнәдә “Синең Сайлау”(“Твой выбор”) акциясе уза

Балигъ булмаганнарны Экстремистлык эшчәнлеккә, законсыз массакүләм акцияләргә тарту, көч куллануны пропагандалаучы мәгълүматның яшүсмерләр мохитенә үтеп керүенә каршы тору максатыннан 15-21 апрель көннәрендә район территориясендә «Синең Сайлау "(“Твой выбор”) оператив - профилактик чарасы уза.

“Әлеге чаралар кысаларында полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җәмәгатьчелеккә каршы юнәлештәге балигъ булмаганнар төркемнәрен ачыклау, профилактик учетка кую буенча чаралар үткәреләчәк. Полиция участок инспекторлары, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан яшьләрнең туплану урыннары, белем бирү оешмалары, мәдәни һәм күңел ачу учреждениеләре тикшереләчәк.
Яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) белән хокукка каршы гамәлләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында аңлату эшләре алып барылачак, экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә каршы тору өлкәсендә Россия законнары таләпләре җиткереләчәк» , - дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары һәм балигъ булмсаганнар эше бүлеге җитәкчесе Фәнил Сабиров.
Ата-аналарга, үсмерләргә агрессияне үстерү һәм тирә-юньдәгеләргә карата көч куллануга этәрү максатыннан, тискәре йогынты ясау фактлары ачыкланган очракта, кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев