Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әтнәләр дәүләткә 6700 сумлык зыян салганнар

«Балыкчының тамагы ач, арты юеш булыр – бер балык та капмаса да аның күңеле булыр», – диләрме әле?

Кызганыч, район авыл­ларының берсендә яшәүче ике бертуган балыксыз калуга риза булмаган шул, дөресрәге, алдан ук балык тоту планын корган. Балык тоту өчен тыелган чәнчү коралы (острог) кулланып, озак уйлап тормый, ”Ашыт” дәүләт сакланышы территориясендәге Ашыт елгасының үз авыллары янын­дагы өлешендә эшкә дә керешә алар. Әмма ул балыктан сыйланырга гына насыйп булмый. Тыюлык белгечләре балыкчыларның эзенә тө­шеп өлгерә. Җиде данә балык: берсе-берсе 1850 сумлык ике чуртан, 500әр сумлык дүрт көмеш кәрәкә, 1000 сумлык бер бәртәс (язь) балыгы – гомумән алганда дәүләткә 6700 сумлык зыян сала балыкчы туганнар. «Бүгенге көндә Эчке эшләр бүлегенә әлеге бертуганнарга карата “Ашыт” тыюлыгы җитәкчесе Рамил Сабиров тарафыннан жинаять эше ачу турында гариза кертелде. Тикшерү эше бара» , – дип хәбәр итте Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.
“Уылдык” операциясе 5 июньдә тәмамлана. Шул вакытта бары тик кармак, спининг кулланып балык тоту рөхсәт ителә”, – ди сакланыш белгече Рәшит Әхмәтҗанов. Балык тәмле, билгеле, әмма табигать законнарын шулай ерткычларча бозган өчен җавап бирәсе барлыгын да онытмасак иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев