Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Төзелеш материаллары да, акча да җилгә очкан

Районыбызның бер авылында гомер итүче ханым мошенниклар тозагына эләгә.

Мошенникларның уйдырмалары, әллә нинди ялганнар уйлап чыгарганнары турында гел язып, искәртеп киләбез. Әллә үзебезнең ваемсызлык, әллә соң бу хәл минем белән булмас дигән үз-үзеңә ышану бик көчле микән? Райондашларыбыз мошенниклар тозагына гел эләгеп торалар.

 Районыбызның бер авылында гомер итүче ханым интернет челтәре аша гына заказ биреп, төзелеш материалы сатып алырга уйлый.

Бүгенге көндә күчергән акчасы да, сораган товары да юкка чыккан. Чарасызлыктан ул полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

– Сораштыру барышында шунысы ачыкланды, әлеге ханым интернеттан пеноблок сатучы фирманы эзләп таба. Анда күрсәтелгән номерга шалтырата. Телефонны ир заты ала, исемен генә әйтә, үзе турында башка мәгълүматлар бирми. Шул ук көнне ул кабат шалтырата, тик икенче телефон номерыннан чыга. Соңыннан инде алар ватсап аша гына аралаша башлыйлар. Ир заты әлеге ханымга килешү кәгазен һәм акча күчерү өчен счет номерын да җибәрә. Ханым әлеге счетка банкка барып акча сала. Квитанция күчермәсен ватсап аша теге ир затына җибәрә. Һәм аңа 7-8 көннән заказын киләчәк, дипышандыралар. Нәтиҗәдә, товар да килми, акча да юкка чыга. Чарасызлыктан ханым полициягә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү барышында ханымга шалтыраткан номерларны ачыклаганда аларның берсе Чиләбе өлкәсе, ә счет номерлары Мәскәү шәһәрендә урнашкан банкларга барып тоташа. Бу эш буенча тикшерү бара.

Гомумән, белмәгән интернет сайтлар аша заказлар ясамасак иде. Интернет түләүләр алдыннан башка кешеләрдән булган бәяләмәләрне дә карап чыксак иде, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев