Әтнә таңы

Икенче кеше исеме белән алдалый башлаганнар

Соңгы вакытларда “Телефонга Мәскәү коды белән шәһәр номерларыннан шалтыратучылар ешайды“, – дип зарланучылар саны арта.

Реклама

Банктан дип таныштырып, картада булган акчаны әле күптән түгел икенче бер кеше (исем фамилиясен дә атыйлар) счетына күчергәнлекне раслауны сорыйлар. Сораулар бирәләр. Кеше каушавыннан банк картасы белән бәйле бөтен мәгълүматны әйтеп бирергә мөмкин – мошенникларның чираттагы алдау схемасы әнә шуңа нигезләнә.
“Мондый очракларда берүк, үзегез турында, аерата банк картагыз, счетларыгыз белән бәйле бернинди мәгълүмат та бирә күрмәгез, – дип кисәтә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. Шулай булмаганда, акчаларыгыздан колак кагарга мөмкинсез. Гомумән, нинди генә очрак булмасын, мондый мәгълүмат сер булып калырга тиеш. Каушап калмагыз, мондый шалтыратуларга алдан әзер булып тору кирәк. Ят номерларны бөтенләй алмаска тырышыгыз”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: