Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Янап кына калмаган

Кызганыч, таҗвирусы кешеләргә тормыш-яшәешләре турында, гомумән, тормыш кыйммәтләре турында уйланып, күп нәрсәләрне үзгәртергә мөмкинлек бирсә дә, моны аңлап, нәтиҗә ясау турында уйлап та карамый кайберәүләр. Киресенчә, тагын да зуррак хаталарга баралар.

Авылларның берсендә берәү уйлап, акылы белән эш иткән, һәм икенче авылдашына карата тис­кәре карашта булып, нәф­рәт­ләнгән хәлдә таш алып, авылдашының башы­на шуның һәм йодрык­лары белән дүрт тапкыр суга.  
Сугып кына калмый, “үтерәм мин сине”, – дип тә яный әле.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче гаепленең киләчәктә үзенә карата зыян китерү мөмкинлеген һәм үтерү белән янавын  күздә тотып, полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. “Әлеге эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә, гаеплегә карата җинаять эше ачылды”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең Өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев