Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Яшьләр дә тозакка эләгә

Мошенниклыкның иң таралган ысулы – банк хезмәткәре булып мөрәҗәгать итү

Район полиция бүлегендә эшләп килгән иҗтимагый советның чираттагы утырышында нәкъ менә шушы мәсьәлә каралды. Совет утырышын алып барган полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев һәр мошенниклык очрагына анализ ясады.

– Бүгенге көндә мошенниклык очракларының нинди генә төрләре юк. Ялган сайтлар, сезнең банк картагыз заблокировать ителгән, дип шалтыратулар, СМС хәбәрләр дисеңме. Ялган шалтыратуларга, СМС хәбәрләргә ышанырга кирәкми, – дип аңлатып китте җитәкче.

Бигрәк тә, банк хезмәткәре булып, ышанычка кереп, шалтырату очраклары киң таралган. Шунысын да онытмаска кирәк, банк хезмәткәре бервакытта да шалтыратмый. Карта пароле, ПИН-код, логиннарны да сорамый. Игътибарлы, уяу була күрегез. Элегрәк мошенниклар кармагына өлкән кешеләр эләксә, соңгы вакытта яшьләр дә алар корбанына әйләнә. Шуңа күрә дә нинди дә булса, СМС хәбәр, шалтыратулар алгансыз икән, телефонның теге башыннан бирелгән әмерләрне үтәргә ашыкмагыз. Мошенниклыкның әлеге очракларын ачу да кыен икән. Хәтта берьюлы, алданучы кеше күрсәткән номерның Америкадан булуы ачыкланган. Иң мөһиме – адәм баласы үзе уяулык күрсәтсә генә, мошенниклар тозагына эләкми калырга мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк, мошенниклар алдауның төрле очракларын кулланалар.

Соңыннан иҗтимагый совет әгъзалары, полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗевка үзләренең гозерләрен дә җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев