Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Юл бүлешә алмаганнар

Аңламассың бу адәм балаларын. Бербереңә ярдәм итеп, өлкәннәребез әйтмешли, өч көнлек дөньяда матур итеп кенә яшисе дә бит. Юк, гел начарлык эшләргә генә торабыз. Әллә “крутой” сериаллар карау тәэсиреме икән?

Район юлында ике машина йөртүче арасында низаг чыга. Әлеге вакыйганы низаг дип атау да дөрес булмастыр. Юлда барганда “Лада Гранта” машинасы “Ниссан Кашкай” машинасын узып китә. “Ниссан Кашкай” машинасы хуҗасына бу хәл бер дә ошамый. Ул “Лада Гранта”ны узып, аның алдына чыга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза башлый. Башта алга ыргыла, аннары кинәт тормозга басып, тизлекне киметә. Аннары ике машина да юл читенә туктыйлар. Һәм “Лада Гранта” машина йөртүчесе, “Ниссан Кашкай” йөртүчесе янына юнәлә. Ни өчен аның алай кылануын һәм юл хәрәкәте һәлакәте китереп чыгарырга мөмкинлеген әйтергә тели. Һәм пассажир ишеге ягыннан төшкән тәрәзә аша “Ниссан Кашкай” машина йөртүчесенә мөрәҗәгать итмәкче була. Тик өлгерми кала. Тегесе аның күзенә ниндидер әйбер сиптерә. Әлеге хәлдән аптырап калган “Лада Гранта” машина йөртүчесе күзенең ачытуыннан аның борычлы икәнен чамалый. Ни булганын аңлап өлгергәнче тегесе кузгалып та китә. Кызганыч ка каршы, ул машина номерларын күреп өлгерми кала. Больницага мөрәҗәгать иткән зыян күрүченең дөрес тән дә күзләренә зыян килүе ачыклана.

Юлларыбыз имин булсын. Бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник. Ашыгулар һәлакәткә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев