Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

3 яшьлек Азат Шәйхиевне Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләячәк

24 нче гыйнварда “Әниемнең җылы кочагы-2019” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Әлеге бәйге  узган  елның 1 нче ноябреннән 27 нче ноябренә кадәр барды. Барлыгы 56 кеше Конгресска үз эшен җибәргән. 

Сайлап алынган 27 эш төрле дәрәҗәдә хуҗасына  җиңү китергән. Аларның шигырь сөйләгән видеосы инстаграм битенә куелып барылды, ә язылган  иншалар "Татарлар" газетасында басылып чыгачак дип ышандыра бәйгене оештыручылар.

 56 катнашучының, 27 җиңүченең берсе - Азат Шәйхиев. Аңа 3 яшь. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында уздырылган номинациядә катнашып, ул әнисе турында шигырь сөйләде.

Иртәгә Азатны  Бөтендөнья татар конгрессының әлеге бәйгене оештыручылары бүләкләячәк. 

Азатның фотосын туганнарыннан алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев