Этнэ таны

“Акча өчен алдылар”, диделәр - "Акчарлак" безнекеләрне яза

Күп балалы гаиләләр турында еш язабыз. Әтнә районы Олы Бәрәзә авылыннан Фәтхуллиннар гаиләсе дә әнә шундыйлардан. Үзләренең ике уллары янына биш ятимне сыендырган алар.

 

 Шушы көнгә кадәр гаиләбез ту­рында матбугатка чыгармадык, гаилә “ишекләре”н ачмадык. Беренче сөйләгән кешебез – сез, – дип башлады сүзен Радалия ханым. – Баштарак үзебез дә гаҗәпләнеп йөрдек. Бала алу – безнең гаилә эше дип, беркемгә ачылмадык. Ишетелгән сүз дә күп булды, “акча өчен алдылар”, диделәр. Үзем дә 55 яшендә кешенең бала алуын аңламас идем. Менә Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткәч, тормышыңа язылгач, бернишли алмыйсың. 

Радалия ханым төп чыгышы белән Арча ягыннан. Гаиләдә җиде бала үскәннәр. Медучилищены тәмамлагач, 1982 елда яшь кыз юллама белән Олы Бәрәзәгә эшкә килә. Шуннан бирле 36 ел буе фельдшер булып хезмәт куя ул. Авылга килгәч, беренче очраткан кешесе Рәис абый була. Бер ел очрашып йөриләр дә өйләнешәләр. Аннан уллары туа. Олысы Таһирга – 35, Заһирга 30 яшь. Икесе дә югары белем алганнар, гаиләләре белән Казанда яшиләр. Заһир – МЧСта, Таһир вертолет заводында эшли икән. 

– Балалар 15 ел элек чыгып киттеләр дә, өйдә шундый бушлык калды, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Ул вакытта бер, күп булса ике кыз алабыз дип йөрдек. Балалар йортына баргач, безгә малайлар алырга тәкъдим иттеләр. “Без малайлар үстердек инде, кызлар сөясе килә”, дидек. Шулай йөри торгач, онытылды. 10 еллап вакыт үтте. Бер-бер артлы әниләрне җирләдек. Теге вакытта әйткән нәзер үзен искә төшерә башлады бит. “Нәзердән сак булырга кирәк!” дип балаларга да кабатлыйм хәзер. Шулай итеп, тагын балалар йортына киттек. Анысында 7 яшьлек Әдиләбезне алып кайттык. Бераз вакыт үткәннән соң кыз баланың ике бертуган энесе барлыгы ачыкланды. Тагын бераздан соң икетуган сеңелләре барлыгы. Менә шулай ике ел эчендә бишесен дә алып бетердек. 

Балалар бөтенесе бер гаилә балалары, Казаннан. Алып кайткан чагында исем­нәре русча булса, хәзер татарча. Балаларның инвалидлыклары юк, әмма алар назга, игътибарга, яратуга сусаган булалар. Әдилә әлеге гаиләгә кайтканчы юньләп сөйләшә дә, йөри дә алмаган. 1 класска укырга кергәч, Рәис абый аны мәктәпкә озатып, каршы алып, мәктәп баскычларыннан берничә ай күтәреп менгереп-төшереп йөргән. Ә хәзер үзенә күзләр тимәсен, скакалкада сикерә, велосипедта йөри. 

Рәис абый тумышы белән Олы Бәрәзәдән, белеме буенча зоотехник. Ун еллап кибет тота Фәтхуллиннар. Ләкин уллары чыгып киткәч, кибетне ябып, өйдә күпләп мал асрый башлыйлар. Хәзерге көндә 6 баш сыер малы, үгез-бозаулары бар. Рәис абый хәзер маллар янында.

– Балаларның өйгә беренче кайтып кергән көннәрен хәтерлисезме? – дип сорыйм Радалия ападан.

– Хәтерлим. Алар үзләре дә бер дә онытмый. Дамир белән Әмирне олы улым белән алып кайттык, ирем өйдә каршылады. Дамиры: “Әтием, син безне алырга килмәдең, ишек төбендә каршы алдың”, – ди. Кечкенә Әминәбезне алып кайткан көн дә истә. Аңа 2 яшь тә 4 ай иде. Анысында Рәис белән “УАЗ” машинасында бардык. Күтәреп алып чыгып утырттык. Бала бер миңа, бер Рәискә карап алды да, берни эндәшмичә туп-туры утырып кайтты. Дамиры безгә кайткач өстәлләрне сыпырып йөрде. “Әни, бу безнең өстәлме? Без монда гел ашаячакбызмы?” – дип. Елый идем шул вакытта. “Безне беркая да җибәрмәячәксезме?” – дип сорыйлар иде. Хәзер кая ул сорау, гомергә шушы өйдә яшәгән кебек. 

– Башта малайларны алырга теләмә­гәнсез, ә барыбер алып кайткансыз...

– “Малай үстердек бит инде, кыз кирәк”, – диде ирем. Малайларны карарга да үзем генә бардым. Карап кайткач: “И, алар шундый матур, алыйк инде”, дим. “Малай карыйсың килсә, чыгып китеп кара. Колхоз өй бирер, шунда торырсың”, – диде Рәис. Ә хәзер ул малайлар дип үлеп тора. Мунчада бергәләп чабыналар, тегеләре “әтиемә булышабыз”, дип көрәк-сәнәк тотып гел әтиләре янында инде. Бу балалар булмаса, нишләр идек! Без бит инде яшь кешеләр түгел, икебезгә дә 57 яшь. Зур йортыбызның ике почмагында карт белән карчык булып утырыр идек. 

– Балаларга нинди тәрбия бирергә тырышасыз? – дип сорыйм Радалия ханымнан.

– Ниндидер тәрбия бирәм дип әйт­мим. Ничек бар, шулай яшибез, нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын аңлатабыз. Эшләмичә яшәп булмаганны күреп үсәләр. Мәҗбүриләп нәрсәгә дә булса өйрәтәбез дип әйтә алмыйм. Алар гаиләнең нәрсә икәнен күреп үсә. Өстәл янына килеп утыралар. Әтиләре кереп җитмәсә, борчыла башлыйлар. Бер-берсе өчен җавап бирәләр. Ул балаларның үзара туганлыклары бик көчле. “Апагызны тыңлагыз!” дип өйрәтәбез. Бездән соң апалары белән каласылары бар бит әле. Хәзер сөйләшәбез Рәис белән, шушы балаларның кемнәр булганын, нинди юлдан киткәннәрен күрербезме икән дип. Яхшы бала булырлар, Алла боерса.

– Рәис абый нинди кеше?

– Бик тыныч, намазда хәзер. Ике улым да 11 сыйныфны тәмамламый­ча клубка чыкмады, әтиләренең култык асларына кереп, көлешеп утырдылар. Хәзер дә шулай. Өчесе бергә туры килсә, аерып булмый. Ә үзебез янындагы биш балага мөнәсәбәтен әйтәсе юк. 

– Дәүләттән ярдәм алдыгызмы?

– 8500 сум пособие алабыз. Мине “шулкадәр акча ала”, диләр инде. “Балалар йортында сабыйлар күп, алып карамыйсызмы соң?” дим. Элегрәк авыр булса да, хәзер кеше сүзенә аптырамыйм. Ул акчага хәзерге заманда бала үстерү бик кыен. Менә бер проблемабыз бар: хәзер бишесен дә логопедка, психологка йөртергә кирәк. Райондагы сәнгать мәктәбенә дә йөртәсебез килә. Күп урынлы “Лада Ларгус” кебегрәк машина бирмәсләрме дибез. “Матиз”ым бар, 56 яшемдә беренче тапкыр рульгә утырдым. Ләкин ул кечкенә машинага сыймыйбыз. Берничә тапкыр президентка язып карадык, хатлар кире районга кайта. Ә район кечкенә. Глава “безнең андый мөмкинчелек юк”, дип җавап бирә. Пенсия яшендә кредитка чумасы килми. Районда тәрбиягә 4-5 бала алучы бер без генә. Заманында машина бар иде, сатарга туры килде. Хәзер алдыбызда шул мәсьәлә тора.

 

Реклама

Румия Сәйфуллина

Чыганак: 

http://akcharlak.com/article/t-rbiyag-bish-bala-algan-f-tkhullinnar-alarny-zara-tuganlyklary-soklanyrlyk/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: