Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Аның кебек башка юк!..

Татарстан Республикасының атказанган табибы Сырдарья Имамиевна Измайловага 80 яшь тулды.

Уртача буй, мәһабәт төз, матур гәүдә, ышанычлы адымнар, һәрчак ачык, елмаюлы йөз һәм җаныңны дәвалый торган тәмле сүз... Ап-ак халат, ап-ак калфак - әнә шул киемгә тәңгәл яшәеш. Затлылык, зыялык, гомергә истә калырлык, сагынып искә алырлык гадилек, кешелеклек, ихласлык... - Әтнә район больницасының данын еракларга илткән, әле дә оныттырмаган -Татарстан Республикасының атказанган табибы Сырдарья Имамиевна Измайлованы кайсыгыз шулай искә алмый икән.

Бүгенге табиб-табибәләрнең киемнәренә карыйм да, хикмәт нәкъ менә шул киемдәме икән әллә, дип уйлап куям. Без күреп үскән, ак төстән киенгән табиблар халык сәламәтлеге өчен дә җан-фәрман, үзләрен аямыйча эшләделәр. Бүгенгеләрен дә нәкъ менә шул ак халат ( ак калфагы сирәк киелә) бәяли күк. Хәзер инде табиблар кия торган киемнәрнең нинди төсләре, нинди төрләре генә юк.. - халык сәламәтлегенә мөнәсәбәт тә әнә шул киемгә тәңгәллектә үзгәрә кебек.

Сырдарья апаның 80 яшьлек юбилее, күңел хатирәләрен өермәдәй әйләндереп, акчага корылган бүгенге заман медицинасын пыр туздырып атты. Иң кызганычы, аңа лаек булырдай белгеч тә таба алмады. Әле дә ярый, Аллага шөкер, Сырдарья апаның эш алымнарын бүген дә кулланучы шәкертләре бар. Үз-үзләрен остазлары кебек аямыйча эшләүче хөрмәтле табибларыбыз Наил Даут улы Бариев, Искәндәр Әхмәт улы Галиев, Илдар Камил улы Закиров белән кайсыбыз горурланмый да, аларга кайсыбыз рәхмәт укымый икән. Сырдарья апа да куана бу хөрмәткә. Үзе хезмәт куйган коллективны да сагынып искә ала ул. Һәм бу хөрмәтнең ике яклы булуы аеруча сөендерә.

1963 елның августында эшли башлый Сырдарья Имамиевна Әтнә больницасында. Казан дәүләт медицина институтыннан аны безгә эшкә җибәрәләр. Сәлим Нуретдин улы Измайлов (озак еллар хирург, баш табиб булып эшләде, сүзебез дога булып барсын) хатынын озата кайта. Ул уку йортын, 4 ел авиациядә хезмәт итү сәбәпле, бер елга соңрак тәмамлый. Нинди шартлары белән каршы ала аларны Әтнә, искә төшерәсе дә килми, үзәккә үткәне – юллар. Ничек тасвирласаң да, сыйфаты яхшырмый, колеясында минем кебекләр күмелә. Автобуслар турында уйлыйсы да юк, асфальтны искә төшерәсе дә түгел. Башкортстанның Туймазы шәһәрендә, мәктәптә укыган чорда ук асфальт юлдан йөреп, газ яккан өйдә торган кызга Әтнәнең ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнен сөйләп тормасаң да була.

-  Больницаның ишек алдында баш табиб Үзбәк Шәфигулла улы Гайнуллинның кабул иткәнен көтәбез. Белгечлеге буенча хирург. Хәл итәсе мәсьәләләре зурдан булгандыр, ул безне тиз генә кабул итмәде. Таныштык. Миңа бер бүлмә бирделәр, икенче көнне үк эшкә чыктым. Больница агачтан төзелгән, поликлиникасы да шундый ук. Икесе дә мич белән утын ягып җылытыла...- дип искә төшерәбез.

Китәр дип көтә аны күпләр, “Түзмәс мондагы шартларга”, диләр. Китә Сырдарья апа, бер ел эшләгәч, Күлле Киме больницасына эшкә җибәрәләр аны. Анда да озак эшләтмиләр, авыл халкы “Табиблы булдык”, дип сөенеп йөргәндә, кабат Әтнәгә чакыралар. Көнне-төнгә ялгап эшләүләр шул дәрәҗәдә халыкка якынайтамы, әллә яшьлек белән түзеләме, саклаган һөнәргә тугрылык та бардыр, икәүләп, Сәлим Нуретдин улы белән башаяк эшкә чумалар. Әтнә халкын ташлау түгел, киресенчә үзләренең тырыш хезмәтләре белән больницаны республика күләмендә таныта ук башлыйлар. “Ул чакта барыбыз да шулай эшләдек. Ә адәм баласы ияләшмәгән шартлар юк”, - ди Сырдарья апа. Көннәре дә, гомере дә искән җил кебек, поликлиника белән стационар арасында йөреп, авыруларга сәламәтлек бүләк итеп үтә аның. Хирург белән бергәләп операция өстәле артында ярдәм иткән төннәрнең исәбен кем санады икән.

Поликлиникада ул чактагы фельдшер Заһидә апа Шәмсетдинова белән эшли алар. Стационарда авыр хәллеләрне карап, поликлиникага килеп җитә алмаса, Заһидә апа авыруларны үзе генә карап җибәрә торган була. Мәртәбәле табибә белән эшләү үзенекен иткән, күрәсең. Тәҗрибәле, белеме булган, 70 яшенә кадәр эшләгән бу шәфкать туташын Сырдарья апа бик хөрмәт итә. Үзе белән эшләгән һәркемне якты хатирәләр белән искә төшерә. Кызганыч, аларның күбесе мәңгелеккә китеп барганнар, оҗмахлы булсыннар.

Әбиләрнең ыштан бавы белән бер!”

Бөек көнчыгыш табибы Әбугалисина” Врачка карчыга күзләре, кызлар кулы, елан хикмәте һәм арыслан йөрәге кирәк”, дигән. Шунсыз булмыйдадыр, шушы сыйфатлар булмаса, кеше гомере өчен җаваплылыкны ничек үз кулыңа ышанып алмак кирәк. Сырдарья апада да бар иде ул үзгәлек, үзе генә белгән эш алымнары, сөйләм осталыгы.

Әле дә хәтерлим, больницада аңыма килдем, янымда табибә утыра, система куелган. Үзем хәлсез генә Сырдарья апага карыйм. “Я, ничек хәлең?” - дип елмайды ул. Менә шушы ихлас елмаюны күпме кеше сагынып искә аладыр хәзер, ул күзләр – яратып карый торган ул күзләр, ничек шулай бар кешегә вакыт тапканына, бар кешене ярата алганлыгына әле дә шаккатам. Шаяртып алырга да күп сорамас, җитди дә була белә. Үз итү дә бар.

Больницадан дәваланып чыгарга торам. Сырдарья апа мине янына утыртты да, җайлап кына сүз башлады. “Нерв системаң әбиләрнең ыштан бавы белән бер, ничек яшәп бетерерсең икән, сеңелем. Медицина белән генә дәвалап булмаган чирләр була...”- дип аңлата башлады.

Калган сүзләре истә түгел, ә менә шушы “ыштан бавы” ничә еллар онытылмады. Адәм баласының баш миен селкетү өчен зирәклек тә, менә шулай сөйләшү дә кирәктер. Уйландырды шушы җөмлә. Матурлыкны күрергә өйрәнә башладым, аңа кадәр игътибар итәргә вакыт булмаган. Туганнан туган сеңелем белән әкренләп кичләрен йөгерә башладык, аз-азлап 6-7 кмга җиткердек. Өч ел дәвамында бер көн дә калмый үзебез өстендә эшләдек. Сәламәтлек үзебезгә кирәклекне яхшы аңлаткан Сырдарья апаны шул чакта урамда очраттым.

Туктады да: “Сеңелем, йөгерә башлаганыгызны ишетеп, шулкадәр куандым. Моннан да зуррак дәва була алмас иде синең өчен”, дип, аркамнан сөеп китте. Икенче истә калган җөмлә шушы булды. Мин аның туганы түгел, якыны да түгел. Мин бары аның пациенты гына. Һәм ул минем белән генә дә шулай аралашмый, без күбәү. Ничек хәтерләп бетерә, ничек йөрәк җылысын җиткерә, минем моңа һаман башым җитми.

Бер авылда яшәгәч, еш очрашабыз Сырдарья апа белән. Исәнләшеп хәлен сорашканчы, ул хәлеңне ишетеп, сорашып өлгерә. Үтемле сүзен әйтә. Нәкъ менә кирәкле сүзне ничек таба икән дип, ничә еллар сокланам. Тел белгече дә түгел югыйсә. Сүзнең иң кирәген таба алмый интеккән чаклар аз түгел, ә Әтнә табибәсенең лексиконы бай. Күңеле бай булгангадыр, дим.

Әтнә урамы озын. Бер кибеткә чыгып кайткан вакытында гына да күпме кеше белән аралашып өлгерә Сырдарья апа. Ә аның кебек мәртәбәле шәхес очраса, елмаеп караса да көнең тоташ бәйрәмгә әйләнә. Күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек тарала. Аллага шөкер, әтнәләрнең - сөенечен дә, көенечен дә, чарасызлыгын да, якынын югалту ачысын да кичереп, үзе булып кала алган, балаларга, оныкларга, барыбызга үрнәк булып яши белгән, сынмаган, сыгылмаган, һәркайсыбызга ярдәм иткән - менә шундый кызы бар!

Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, бәрәкәт бирсен. Халык мәхәббәте гомере буе озата барсын. Юбилеегыз мөбарәк булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев