Ары балалары гаҗәеп кеше белән очраштылар
Очрашу турында соңрак, ә хәзергә кем ул Җәүдәт абый, шул турыда укыгыз. Балалар велосипед белән барып, менә шушы гаҗәеп кеше белән очраштылар.
Розалар үстерүче Җәүдәт
Бу чәчкәләрне үстерә алмый интеккәнем хәтердә: утыртам, ә алар китмиләр, үскәнче берничә тапкыр шулай кабатланды. Ә Бактачы авылының Җәүдәте аксыл комлы балчыкта 75 төп роза үстерә. Розалар гына да түгел... Розаларның төрләрен санарга да тел әйләнми. "Вольфгонг фон Гете", "Па-де-де", "Мария Тереза", "Антон Чехов", "Изабелла", "Остина"... болар Җәүдәт абый Әхмәтгалиев үстерә торган роза төрләре.
"Вольфгонг фон Гете", "Па-де-де", "Мария Тереза", "Антон Чехов", "Изабелла", "Остина"... кайберләрен әйтергә тел дә әйләнми, болар Җәүдәт абый Әхмәтгалиев үстерә торган суыкка чыдам розаларның берничәсенең исемнәре генә. Калганнарын бер әйтүдә истә калдыра да, язып өлгерә торган да түгел.
Безнең өчен генә розамы роза, ә Җәүдәт абый аларның һәрберсенең исемен, үзенчәлекләрен белә. Үрмәле розаларның матурлыгын, гомумән, бу бакчаны үз күзең белән күрсәң яхшы. Өй каршында сортлы лилия чәчәкләре, ниндие генә юк, кайберләрен күрү өчен үрелеп карарга кирәк, артык якын килергә дә куркыта, чәчкәләр төбендә каен, җир җиләкләре үсә; ә хуш исләре.... Мин лилия чәчкәләрен исним, ә Җәүдәт абый йорт белән өйалды арасындагы почмакта үскән роза янына алып китте, "Менә монысын иснә ", - ди. Иснисе дә юк, хуш исе башны әйләндерә. "Бу - "Гете", иң тәмле ислесе",- ди. Ул сөйли, мин чәчәктән чәчәккә кунган күбәләк кебек берсеннән икенчесенә күчәм. Кайсы куак зур, кайсы кечкенә. Кызыл, ал, ак, саргылт... ә өченчесе - тәбәнәк, җиргә келәм булып яткан. "Бу түтәлне калдырдым әле, киләчәктә каплап алачак аны бу роза, матур бит; ә менә монысын ботактан тамырландырып үзем утыртып караган идем, үсеп китте, тик сортның үзен саклый алмады, "махровость" бетте, уртасы ачыла, гөлҗимеш өстенлек итә. Шуңа күрә үрчетәм дип азапланасы да юк икән"- дип нәтиҗә ясый.
Розаларның үсентеләрен безнең кебек урамнан алмый, Мәскәүдән, Себердән, Пензадан кырыс табигать шартларына яраклашканнарын, авыруларга бирешмәгәннәрен алдыра. "Пензалар белән башка эш йөртмим, алдап гөлҗимеш җибәрделәр. Сортлы розалар салкынга гына түгел, авыртуларга да бирешмиләр, гадиләрен атнадан атнага агулап тормасаң бет баса, күгәрек, гөмбәчек авырулары башлана",- дип өстәп куя. Иң беренче розасын 1990 нчы елларда алып кайтып утырта ул. Үсеп китсә дә, кыш чыга алмый, "Дөрес япмаганмын", - ди. Күбесе 35-40 градуска кадәрге суыкка чыдый торганнар, шулай да каплыйм. Башларын кисәм дә төпләренә балчык өям, дуга ясап тукылмаган материал белән төрәм. Яфрак белән каплауны хупламыйм, гөмбә авыртулары йога. "Аксыл комлы туфракта ничек яшьнәп китә соң?" - дип тинтерәтәм. Ә ул көлемсерәп: "Роза утырта торган җирне казып төшәм, комлы җирне алам, бәрәңге бакчасыннан балчык алып кереп утыртам",- ди.
Ә мин як-ягыма карыйм, күпме чәчәк, күпме эш..... бакча зур. Элекке лапасларын сүтеп, бөтен-әйләнә тирәсен гөлбакча ясаган пенсиядәге очучы. Розалар белән бергә бакчасына күпьеллык чәчәкләр утырткан. Шунда ук яраннары чәчәк атып утыра, тамчы гөле күренә. "Боларын Казандагы фатирдан алып кайтып утырттым, җәй көне монда торам, кышка Казанга китәм. Кишер, суган, помидорны да кирәк кадәр генә үстерәм. Бәрәңге бар, анысы артбакчада, агуламыйм, кортларын кул белән генә җыям. Ашыгып алмыйм бәрәңгене, октябрьнең унысыннан соң гына чыгам. Иртәрәк тә алып карадым, соң алганы шәп саклана, кабыгы ныгый, шуңа череми. Кишернең "Флакорро" дигән сортын утыртам, нитрат тупламый. Менә монысы эхинацея, зелпене (жимолостъ) Камчаткадан алып кайттым, вулкан янәшәсеннән. Курил чәе бу, алыгыз, эчеп карарсыз, тәме үзгә. Зәңгәр мәтрүшкә үзебезнеке. Виноград өлгергәндә килегез..."- Ак чыршыга үрелеп үскән виноград...
Җәүдәт абыйның бакчасын әнә шулай буйладык. Алмагач, крыжовникларга бик игътибар бирмәдем, күргән бар, тик тәмнәре барыбер үзгә. Менә карлыганны узып булмады, "Виноград" сортлысы карап торырга да эре, тәмле дә. Кура күп... болары мин күреп өлгергәннәре.
Ишек алдында утлар да күп. Баганага фонарьлар эленгән. Аяк астында кимерүчеләргә каршы куелган нидер пипелди...
“Төнлә эшләргә яхшы, ял итсәң дә якты. Аннан соң минем монда заповедник, керпеләр йөри, еланнар күп. Утлы-яшелле кошлар сайрый, кайберләрен күргән дә юк. рәхәтләнеп ял ит, тик сакланмасаң булмый, чага торган еланнар күренә башлады. Су буенда бобрлар үрчегән, буып куялар буаны, ник бер җире кителсен..."- шулкадәр яратып, белеп сөйли. "Кычыткан, алабута үстерәсе килми, чәчәкләр, гөлләр үстерәм, җанга рәхәт, күзгә рәхәт. Аракы эчмим, телевизорны да гел карап утырып булмый, ә бу шөгыль. Аннан соң дөнья берәү генә бит ул, матур итеп яшәп калырга кирәк. Очучы булмасам, биолог булган булыр идем. Табигатьне бик яратам”, - ди.
"10 ел чит илләргә очтым"
1958 елда Бактачыда туган малайны берәү дә очучы итеп күз алдына китермәгәндер. Хәтта үзе дә. Авыл баласы самолет күргәнмени, әллә нигә бер "Кукурузник" очса, дәррәү кубыла. "Киме ягындагы посадкага "Кукурузник" төшә иде. Без бөтен авыл малае аны карарга йөгерәбез. Берсендә тау башында калдык, самолет күтәрелеп килә, безгә кызык, карыйбыз, ә ул җиле белән безне тау башыннан себереп төшерде. Очучы булуның башы шушы инде", - дип серле генә туктап кала.
Бактачы белән Киме арасын җәяү йөреп, урта белем алган егеттәге ихтыяр көчен әйтеп тә торасы түгел. Алга куйган максаты бар. Укырга керергә китә. Оренбург өлкәсендәге Богырыслан очучылар әзерләүче уку йортында бер ел белем ала. Казанда дәвам итә. "ЯК-40"та эксперименталь очышларда катнаша. 1978 елдагы икенче чыгарылыш реактив самолетларда очучылар әзерләп чыгара. Мәскәүдән "ИЛ-62", "ИЛ-76" белән 10 ел дәвамында халыкара линияләрендә чит илләргә оча Бактачының Фәкать абый малае.
Әнисе Назимә апа догалары саклагандыр, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмый.
"Безне бик каты әзерләделәр, укыту бик көчле чак. Бер сүз белән әйткәндә: муштра. Белем дәрәҗәсе кечле булгангадыр, аварияләр дә күпкә аз иде. Хәзер алай әзерләү юк", -дип уфтанып куя. Һәр эшнең үз нечкәлеге, үз санитар нормалары: "20 сәгать очсаң 1 ай санала. 22 ел очтым. 35 яшьтән пенсиягә чыктым, аннан соң да азрак очкалап алдым әле. Эшләгәндә Мәскәүдә яшәдем, Казанга 2000 нче елда кайттым. Авылга мөмкинлек булган саен кайтырга тырыштым, әни исән иде әле ул чакта. Шуннан менә китә алмадым инде,ди.
******
Җәүдәт абый – тере тарих, тормышны, динне яхшы белә. 5 вакыт намазын калдырмый. Кунаклар кабул итәргә ярата. Менә шушы көннәрдә генә аның янына Ары авылы балалары вело-десант булып, очрашуга барды.
- Күптән алып барасым килгән иде балаларны Җәүдәт абый янына, дөнья бәһасе кеше. Балалар белән аралаша белүе дә сокландырды. Тормыш юлы гаҗәпләнерлек. Ара-тирә бу олы җанлы кешенең Бактачы авылында тууына ышанасы да килми. Әле шул тәэсирләр белән яшибез. Балалар кайтканда юл буе аның хакында сөйләштеләр. Аның кебек буласы иде, дип тә куялар. Димәк, Җәүдәт абый балалар күңеленә юл таба алган...- ди Ары авылының мәдәният бүлеге мөдире Райлә Кадимова да.
- Раилә Кадимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев