Авыр язмышына үч итеп
Ике йөз илле хуҗалыгы булган Олы Мәңгәр авылында алар кебек тулы гаиләләр саны дистәгә дә тулмый торгандыр. Әби- бабайлары сиксән яшен узган гаиләләрне санарга бер кул бармаклары да җитә.
Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы
Сүзем – язмамның максаты – Халиковлар гаиләсе белән таныштыру. Камил ага турында язарга күптән җыенып йөрсәм дә, ничектер, җае-чираты килеп җитмәде. Аны гына аерып язу бик үк дөрес тә булмас. Аның янәшәсендә тормыш иткән җәмәгате – Зөлхәбирә апа бар. Алар икесе бер кеше кебек, берсен-берсе тулыландырып торалар. Туксан, туксан биш яшьләре тулган райондашларыбыз турында газета хезмәткәрләребез матур итеп мәкалә-сәхифәләр язып, бастырып торалар. Мин инде Камил ага белән Зөлхәбирә апаның юбилейлары җиткәнне көтмәдем, язарга булдым. Юбилейлары җиткәч газетабыз хезмәткәрләре тагын да тулырак, матурырак итеп язып чыгарлар дип ышанып калам.
Әтнә, Арча районнарында, чордашлары арасында, Камил аганы белмәгәннәр сирәктер. Аны Халиков Камил Габделнур улы дип түгел, “таракан” Камиле дип беләләр. Үги бабасы – “таракан” Садыйгына катнашы аз булса да, нәсел кушаматы аңа ябышып калган, малай-кызларына һәм оныкларына да күчкән. Ни эшлисең, зур авылларда кушамат тагу бик борынгыдан килгән гадәт. Хәзер инде югалып бара, чоры шундый. Балалар аз туа, бер үк исемдәгеләре тагын да азрак. Кушаматны адаш кешеләрне бутамас өчен такканнар.
Камил аганы кушаматы аркасында гына түгел, кырык елга якын машинада эшләгәнлеге белән күбрәк беләләр. Ул кешеләр белән тиз таныша, аралаша, дуслашып китә. Әтнә базарында аның чордашларын очратсаң,: “Таракан Камиле нихәл анда? Исән-саумы? Соңгы вакытларда бик күренми. Күрсәң – сәлам әйт!” – дип калалар. Әйе, соңгы айларда бик чыгып йөрми шул. Электән борчып килгән бер чире азыбрак китте. Инде елга якын рульгә дә утырганы юк. Капка артындагы машинасы, аны көтеп “нәүмизләнеп” тора. Оныклары барасы җиргә алып барып, алып кайталар үзе. Сугыш кырында, Смоленск өлкәсендә ятып калган әтисенең каберен күреп кайтасы килә. Оныгы Рамил: ”Бабай, бер якка мең ике йөз чакрым юл, ике көндә барып, әйләнеп кайтабыз”, – дип әйтә үзе. Белмәссең, җәйләр җиткәч бәлки тәвәкәлләрләр. Эшләгән вакытта үз машинасы булмады, җае да килмәде. Пенсиягә чыккач та өйдә утырасы килмәде, балтасын кыстырып төзелештә йөрде, чиратлашып колхозның янгын сүндерү машинасын йөртте. Инде эштән туктаганына да унбиш елдан артык. Үзенә яңа машина алганына дистә ел чамасы. “Нигә үзем рульдә йөргәндә уйламадым икән анда барырга” – дип, көрсенеп тә куя. Әтисенең кабере кайда икәнлеген сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Арча районы Иябаш авылы кешесе үги әнисенә хәбәр итә: ”Олы Мәңгәрнең Габделнур исемле кешене шунда-шунда күмеп калдырдым”, – дип. Үги әнисе – Хәерниса, теге хәбәр биргән кешене эзләп, табып сораша. “Яралары бик авыр иде. Исән кала алмады. Үз кулым белән җирләдем”, – дип, кабернең төгәл урынын әйтеп бирә.
“Әтине бик хәтерләп тә бетермим. Ул сугышка киткәндә миңа биш яшь булган. Апаем – Мөкәрәмә, үги әнием Хәерниса һәм мин Казанда яшәп калдык. Бераз вакыттан соң Садыйк бабай безне Олы Мәңгәргә, үз өенә алып кайтты. Күпмедер бергә яшәгәч, бабай: ”Балаларың үзеңнеке түгел, монда калырлар. Үз көнеңне үзең күр”, – дип, Хәерниса әнине авылларына кайтарып җибәргән. Үз әнием – Шәкәр, Яңа Мәңгәрнең Ярулла исемле кешесендә кияүдә иде. Күпмедер вакыт апай белән анда да яшәдек. Ятимлекне нык күреп үстем”, – дип сөйли Камил ага.
Үги ана, үги ата, үги бабай, аның кызлары – үги апайлар... Үги дип какмасалар да, барыбер кан туган түгел инде. Аны дөньяга китергән үз әнисе аңа күбрәк тә кайгы-хәсрәт китерде бугай әле. Ни эшлисең, язмыш шулай булгандыр. Угилек аның характерын ныгыткандыр, чыныктыргандыр. Авылның беренче егете булып үсеп җитеп, өч ел Совет Армиясендә хезмәт итеп кайта. Ул елларны сагынып искә ала. ”Ач булмадым. Солдатларга икмәк кисеп, тарату эшенә куйдылар. Икмәккә кытлык вакыт, бигрәк тә Төрекмәнстанда. Суына кадәр әллә ничә чакрымнан машина китерә. Юаш булмадым. Андый булсаң – икмәк бүлүдә эшли алмыйсың. Минем аркада байтак татар егетләренең карынына аз-маз булса да өстәмә икмәк керде”, – дип, азрак мактанып та җибәрә Камил абый.
Ул гомере буе кешеләргә ярдәмчел булды. Кырык еллап машинада эшләгән вакытта кемнәргә, ничек кенә булышмады. Ул ташыган күмер, утын, төзелеш материалларының исәбе-хисабы юк. Әле бит колхоз эшен дә өзмәскә кирәк. Көндез колхоз йөген ташып, төнлә Мари урманнарына, хуҗалыкка утын алып кайтырга китәрләр иде. Һәр атнаның дүшәмбесендә, иртән сәгать икедә, машина кабызып, Арчага күмергә барулар дисеңме, Кенәр, Арча кирпеч заводларыннан кирпеч ташумы – барысы да колхоздан бушаган арада хуҗалыкка эшләү. Колхозчылар иртәнге нарядка килеп, председательдән машина сораганда ”Миңа таракан Камилен бирсәгез әйбәт булыр иде”, – диләр.
"Таракан" Камиле бит берәү генә. Аны кайсыгызга гына языйм? Әле колхозның да ул гына эшли ала торган эшләре бик күп. Камил барса – буш кайтмый. Кунып калып булса да, эшен җиренә җиткереп эшләп кайта”, – дип әйтә торган булган Наил Закирович. Әйе, бик озак еллар килешеп эшләделәр колхоз рәисе Наил Сабиров белән. Колхозга беренче булып кайткан “КаМАЗ” машинасына да Камил аганы утырта ул.
“Надан бит ул, машинаның рәтен чиратын белми. Ай ахырында путевка кәгазьләрен дә хатыны тутырып бирә. “КаМАЗ” – “Газик” машинасы түгел, бер-ике айда утильгә чыгарып бетерәчәк”, – дип кирегә сукалаучылар да булмый түгел. Әллә ничә еллар туктаусыз йөртте ул бу машинаны. Белмәгән әйберсен белгәннәрдән сорады, өйрәнде. Бу машина юлда ватылып калса, сөйрәп тә алып кайтып булмый бит. Тормозлана да кала. Берсендә мәрхүм Әюп абый белән газ балоннарына газ тутырып кайтырга Казанга баралар. Шәһәргә җитәрәк машина туктап кала. Ни алга юк, ни артка. Камил ага китә җәяүләп ЭПАХ оешмасына. Анда авылдашы эшли. Шуны эзләп табып, хәлне аңлаткач, Камил агага машина белән бер төзәтүче бирәләр. Ул егет биш минутта машинаны төзәтеп бирә.
Ул заманда колхоз өчен кирәк булган, Камил ага белмәгән, кермәгән оешмалар сирәк булгандыр. Хатыны Зөлхәбирә апа урынында бүтән берәү булса, Камил аганың колхоз өчен, шәхси хуҗалыклар өчен көн-төн чабуына түзмәс иде. “Камил, Камил”, – дип, “йорт-хуҗалыкны ул алып бара”, – дип барына да түзде. Иңне-иңгә терәп, инде алтмыш ике ел бергә яшиләр. Кайгылары да бергә, шатлыклары да уртак. Бик күп еллар узса да, биш яшендә үлеп киткән кызлары Зөлфияне оныта алмыйлар. Балалар бакчасыннан уйнап кайткан бала өйгә кайткач урын өстенә егыла ул чакта. Әтнә хастаханәсенә алып баралар, әмма табиблар кызны алып кала алмый.
Олы кызлары Розалия ире Мөхтәр белән Казанда яшиләр. Инде күптән әби белән бабай үзләре дә. Уллары Азат күршедә Камил агага күрше итеп йорт салып чыкты, җәй кайтып торырга. Төп йортка эзне суытмыйлар ярдәмләшеп яшиләр. Кече кызлары – Алсу авылда тормышка чыкты. Үзенең яки балаларының төп йортка менми калган көннәре сирәктер. Ә төп йортта, әйткәнемчә, тулы канлы гаилә: Камил ага, Зөлхәбирә апа, уллары – Рафил, киленнәре – Суфия, оныклары – Рамил.
Камил ага һәм аның гаиләсе турында роман булмаса да, зур гына бәян язарга булыр иде. Шушы урында тукталып торыйм. Ходай аларны тигезлектән аермасын. Балаларының, оныкларының игелеген күреп, калган гомерләрен дә шулай матур итеп, кайгы-хәсрәтсез яшәргә насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев