Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Азалия Идел буе федераль округы чемпионатында уйный

Атна дәвамында шахматчы кызыбыз өчен ут йотабыз.

Балалар арасында иң көчле шахматчыбыз, авыл шахматчылары арасында 2017 елда Россия чемпионы исемен алган  кызыбыз Азалия Мифтахова бүгенге көндә 2008-2009 елгы шахматчылар арасында,  Самара шәһәрендә барган Идел буе федераль округы чемпионатында уйный. 

1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр барган бу бәйгедә Азалия 6 мөмкинлектән 4 очко туплады. Моның нинди зур уңыш икәнлеген күзаллар өчен округ чемпионатына 20 өлкәдән әллә ничә республика шахматчысы килүен  әйтү дә җитәдер. Монда иң көчлеләр көч сынаша. Монда катнашу да  җиңүгә тиң. 8 округ җиңүчеләре үзара уйнап, Россиянең иң көчле шахматчысын ачыклаячаклар аннан соң.

- Монда бар да тренерлары белән көне-төне урын алабыз дип әзерләнәләр. Әле тагын 3 уен уйныйсы бар Азалиянең... Тырыша үзе бик... - ди Азалиянең әнисе, үзе дә бик көчле шахматчы Зәлия ханым. 

Җиңеп кайтуын телибез, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. 

Фотосы архивтан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев