Әтнә таңы

"Бер капчык арыш" - 13 яшьтән күргәннәр барысы бер китапта

Чын оннан пешкән ипине мин 13 яшемдә генә ашый алдым. Бу туган авылым Чембулаттан Магнитогорск шәһәренә, әнинең "кулак" дип сөрелгән туганнарына ияреп киткәч булды, дип яза Рифат абый Габидуллин.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә яңа китап тәкъдим итәбез. Шушы көннәрдә хәбәрчебез Рифат  Барый улы Габидуллинның "Бер капчык арыш" исемле китабы дөнья күрде. 

1940 нчы елның беренче августында Кызыл Юл районының  Чембулат авылында туа Рифат абый.Әтисе сугыштан яраланып кайткач, район үзәге булган Кеншр авылында хисапчы булып эшли аның. Шунлыктан 1943-1947 елларда Кенәр авылында яши алар. 

Китапта Рифат абыйның үсмер чорыннан алып, "Правда" колхозын җитәкләгән  вакытлары да сурәтләнгән. Яңа, үз алымнары белән килеп керә ул авыл хуҗалыгына. 

Реклама

"Авылда икмәк үстерүченең ипи ашый алмавы белән килешәсем килмәде, үземне авыл хуҗалыгына багышларга булдым", - дип яза ул. 

Әлеге китап һәркем өчен зур байлык булачак. Чөнки монда тарих, монда уни каль киңәшләр...

Хәбәрчебезне зур шатлыгы белән котлыйбыз һәм аның өчен куанабыз. Тагын бер өстәл китабы артты, дип сөенәбез.

Гөлнара Корбанова фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: