Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Иии, рәхәт тә кеше бу Гөлнара" - больница китапханәсе

Кайчакта белгеч киңәшләре генә җитеп бетми, үзең, үзеңнең сәламәтлегең турында күбрәк беләсе килә. Һәм сәламәтлеккә кагылышлы фәнни китаплар эзли башлыйсың. Табалмый интексәң, әгәр сез Әтнәдә яшәсәгез, больница китапханәсенә бара аласыз.

    Әтнә район үзәк больницасының авырулар дәвалана торган стационар өлешендә 1993 нче елның 23 гыйнварыннан бирле Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең филиалы эшли.  Безнеңчә әйтсәк - больница китапханәсе. Белгәнебезчә, соңгы елларда ул терапия бүлегенең көндезге стационар өлешендә. Китапханәгә  ачылганнан бирле  Гөлнара Таһир кызы Шаһиева җитәкчелек итә. 

- 3 айлык баламны калдырып, провизор дипломы белән эшкә чыктым монда, ул вакытта мине эшкә Ю.Н.Дрешер алды, - дип искә ала ул елларны. Аннан соң чирек гасыр вакыт  узган. Бүгенге көндә бу китапханәнең 850 укучысы, 5000 китабы бар.  16 төрле газета-журнал килә библиотекага. 

Эш сәгате иртәнге 8.00 дән башлана аның. Тик 8гә кадәр китапханә ачылган була. Иртәнге якта "Бишминут"ка баш табибка җыелган сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, аннан чыкканда гадәттә китапханәгә кереп көндәлек матбугат белән танышып алучан. Я булмаса, кирәкле китапны алып китәләр. Яңалыкларны монда белми тагын кайдан беләсең. "Китаплар гел яңартылып тора", - ди Гөлнара Таһир кызы.

Үз аягында йөреп дәваланучылар да  өзелми моннан, "Тагын бер әйбәт китап кирәк",  дип килеп керәләр. Аягында йөри алмаганына китапханәче үзе илтеп бирә китапларны. Төрле әңгәмәләр, агарту эшләре дә алып барыла.

"Иии, рәхәт тә кеше бу Гөлнара. Белмәгәне юк, күңелең төшсә, ярдәм-киңәш кирәксә, гел янәшәңдә..." -  больницада дәвалана калсаң, аның турында әнә шундый бәяне еш ишетәсең. Чөнки, ул китапханәче генә түгел монда, шәфкать туташы чыгып киткән вакыт булса, система аласы булса, хәлең начарланса, Гөлнарасыз булмый.

Больница ветераннары өчен ул аеруча кирәкле кеше, бер ел элек Гөлнараны ветераннар советы рәисе итеп сайлап куйдылар. Һәм ул баштанаяк эшкә чумды. Һәр ветеранның тормышын өйрәнә, хәлен белешә, истәлекләр туплый. 

   Фотога төшерергә һәм аларны бик матур итеп, язып, теркәп барырга ярата. Андагы альбомнарны күреп минем исем китә. Андагы төгәллек, пөхтәлек. Кызыксынучанлыгы да шаккатыра. Аның бар нәрсәне беләсе килә. Өйрәнә, җыя туплый. Чит илләр белән кызыксына. Психологияне яхшы белә. Киңәш кирәксә, ул кирәген әйтә дә, иң кирәк китапны табып тоттыра. "Укы әле, бу синең өчен язылган",- ди.

     Бик туган җанлы. Гаиләсенә, туганнарына бик игътибарлы. Авыру туганнарын багар өчен Сарман белән Әтнә арасын күпме таптаганын ул үзе генә белә. "Газизләрем", дип сөйли ул алар турында. Әнисен олылап яши. "Аларның рәхмәте белән мин юлларда исән-сау йөрим, аларның рәхмәте белән яшим",- ди. Тәвәккәл. Шулай булмаса, машина йөртеп, зур юлларга чыгып китә  алмас иде.

"Эшләмәгән эшең юк",- дим мин аңа. "Бар әле, сәхнәгә менеп, спектакльдә уйнап карыйсым килә" - ди.

Ә китапханәсенең тәрәз төбе тулы гөлләр. Үсентеләр. Әйбәт үсә аның гөлләре, чөнки күңеле якты. Үзе якты кеше. Күңелсезләнеп, елап утыру - аның эше түгел. Юктан гына күңел күтәрә белә.  "Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча..." әкиятне искә төшердегезме.  Шулай дияргә ярата Гөлнара. Аның тормышы да шул әкияткә тартым. 

Яшәү, тормыш яме турында сөйләшкәндә мин аны гел исемә төшерәм. Чөнки бу китапханәнең бер укучысы мин үзем. Исән-сау булсын да, эшләп торсын. Бәхетле әни, бәхетле дәү әни дә ул! Сөбханалла!

Фотолар Гөлнара Шаһиева альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев