Чынга ашкан хыял
Мәңгәремнең чыннан да затлы, зыялы, тирән фикер сөрешенә ия булган кешеләргә тормыш биргән авыл икәнлегенә көннән көн инанам.
Авылдашым Ренат Ибраһимов белән аралашканнан соң үземнең ялгышмавыма тагын бер кат ышандым.
Авылыбыз элек-электән балта эше осталары белән данлыклы. Агачтан йортлар, капка-коймалар, лапаслар салынган элегрәк заманнарда андыйлар бик хөрмәттә иде. Соңгы вакытта өйләрне сайдинг, профнастилга төрделәр, капкалар да хәзер агачтан түгел. Тик менә элеккеге тәрәзә-түбә кырыйларындагы агачтан эшләнгән челтәр-бизәкләрдән бик күпкә кайтыш алар. Ул бизәкләрне эшләү дә күпләрнең кулыннан килми. Ренат абый әнә шундый сирәкләрнең берсе.
Ренат Ибраһимов – озак еллар Мәңгәрдә авыл советын җитәкләгән Харис Ибраһимовның улы. Сугыштан соңгы елларда дөньяга килә ул. Мәктәпнең унбер сыйныфын тәмамлаганнан соң, шоферлык Һөнәрен үзләштерә. Мәңгәрнең данлыклы Закир бабай оныгы Гөлфияне тормыш иптәше итеп сайлый. Яшь гаилә авылда төпләнеп калмыйча, Төрекмәнстан якларына чыгып китә. Билгеле, монда аларны бик көтеп тормыйлар. Тик шулай да Гөлфия апа яклап туган тиешле Сирин абзый ярдәм кулы суза. “Ул елларда Төркмәнстанда бу яклардан репрессиягә эләгеп, күчеп киткән татар зыялылары бик күп иде, – дип искә ала Ренат абый. Җитмәсә, барысы да укымышлы, җитәкче урыннарда эшлиләр. Татарстаннан яңа килгән яшь гаилә буларак, безне дә үз канатлары астына алдылар. Төрекмән халкы да бик ачык йөзле, дустанә мөнәсәбәттә булды безгә карата. Төрле милләт вәкилләре дус-тату яшәдек”.
Шофер егеткә бер иске генә машина тапшыралар, шуны төзәтеп, утырып йөрерлек итә ул. Сирин абыйсының йөзенә кызыллык китерми тырыш егет – моңа аның аралашучан, ярдәмчел булуы да тәэсир итми калмый. Урта медицина белеме булган Гөлфиягә лабораториядә эш табыла, күп еллар шунда хезмәт куя. Башта кечкенә генә фатир табып яшәгән гаилә, тора-бара яхшыракка күчә. Бер-бер артлы ике егет, бер кыз дөньяга килә. Авыл белән дә араларны суытмыйлар Ибраһимовлар, мөмкинлектән чыгып, кайтып-китеп йөриләр.
“Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, – диләрме әле. Яшьлек белән, яшәү дәрте белән басылып торган сагыну хисләре еллар узган саен күңелләрен сагышка күмә. “Туган якларны сагынуның чын тәмен читкә китеп яшәгәннәр генә тоя аладыр”, – диләр алар беравыздан. Ирексездән, күзләре яшьләнә – бу хис әле хәзер дә, авылга кайтып ике дистә ел яшәгәннән соң да басылмаган. Бер-бер артлы балалар үсеп җитә – олы уллары Руслан мәктәпне тәмамлаганнан соң да ике уйлап тормыйлар – Казанга, ветеринария иститутына укырга керә егет. Айратлары да шул ук юлны сайлый, тик аңарчы тугыз-унынчы сыйныфларны Мәңгәргә кайтып тәмамлый. Балалары артыннан өлкәннәр дә яшәгән җирләрен калдырып, авылга кайтып төшә. 1995 ел була бу. Кайтып кына түгел бит әле, каядыр яшәргә, тормышны яңабаштан башларга кирәк. Гөлфия апаның абыйсы Рафаэль гаиләсенә кайталар. Соңрак Закир бабай нигезе – Гөлфия апаның туган йортында яши башлыйлар. Эш ярату, тырышлыклары бушка булмый – берничә елдан үзләренә йорт та сатып алалар. Бүгенге көндә зур гаиләләре белән яшәгән өйләренә беренче тапкыр аяк баскан вакытларны бүгенгедәй хәтерли алар. “Бусагасыннан атлап керүгә ниндидер бер җылылык сизелде. Өй, әйтерсең , нурга күмелгән иде. Җитешлек белән салынган, ә акшарланган, бик оста итеп салынган мич өйгә аерым бер ямь биреп тора иде”, – диләр. Ул чакта өйнең төп нигезен тәшкил иткән бу якты бүлмә аларга бүген кухня буларак хезмәт итә.
Өйне берничә ел төзиләр, зурайталар. Гаилә ишәя – Айратлары өйләнә, оныклары Диләрә туа. Агач бизәкләр белән бизәү әнә шул вакытларда ук күңеленә килми микән Ренат абыйның. Югыйсә, һөнәре буенча балта эшеннән бик ерак тора бит ул. Кая барса – шунда күреп, кызыксынып йөри ул. Моның өчен махсус Казан тирәләрен дә урыйлар. Салмачы бистәсендә бер йорт бизәлеше игътибарларын җәлеп итә. Дагестан милләтеннән булган балта осталары эшләгән әнә шул бизәлешне якын күрәләр. Ренат абый өчен бизәкләр белән кызыксынуында Татарстан архитекторлар союзы рәисе, тарихи объектлар “сакчысы” Фәридә Җаббарова белән очрашу да хәлиткеч роль уйный. Фәридә ханым Мәңгәргә бүгенге көндә бичара хәлдә калган Гатаулла бай йорты – “Байлар йорты”н карарга кайткан була. Уртак фикерләре күп була аларның, агач бизәкләре эшләү белән бәйле булган “Томский деревянный” интернет сайты турында да нәкъ менә Фәридә Җаббарова әйтә. Дөрестән дә, бу сайттан бик күп кызыклы мәгълүмат ала Ренат абый.
Татар өйләрен элек-электән матурлап торган агач бизәкләргә кабаттан җан өрә Ренат Ибраһимов. Аларның һәркайсы үзенчәлекле – берәүнекен дә кабатламый. Әллә нинди станоклар, катлаулы җиһазлар белән түгел – гап-гади “лобзик” ярдәмендә җан өрә ул аларга. Һәрберсенә останың күңел җылысы салынган. Үзе әйтмешли, “хыял” җимешләре аларның һәрберсе. Бизәкләр эшләү өчен юкә агачын мари якларыннан алып кайталар.
Бүген Ибраһимовлар йорты авылыбызның бер матур бизәге. Зур түрәләр, байлар кебек кешенекеннән арттырып эшләмәгән, әмма һәр челтәре, һәр бизәге – күңел байлыгының җимеше. Иркен йортта яшәгән зур гаиләнең һәр әгъзасы гомерен тырыш хезмәткә багышлаган. Өч балаларына югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарган өлкәннәр күптән лаеклы ялда. Уллары Руслан гаиләсе, Гүзәлләре Казанда яши. “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшләгән Айрат, пенсия фондының әйдәп баручы белгеч, киленнәре Гөлназ, оныклары – Диләрә, Ризәлә, Искәндәр белән бергәләп, бер йодрык булып, матур гына гомер кичерәләр.
Ә Ренат абыйның хыяллары зурдан – эшлисе эшләре күп әле. Гатаулла байдан калган әманәт – буфетны, чүплек базыннан табып кайткан “раритет” комодны яңартасы бар. Көченнән килсә, авыл уртасында торган «Байлар йорты»н да яңартыр иде – авылның бу тарихи истәлегенең кызганыч хәлдә булуына бик эче поша аның. Шул ук вакытта киң карашлы, белемле, кызыксынучан кеше дә ул. Татар милләтенең язмышы, телебезгә караш,татар музыкасы – берсе дә аның өчен ят түгел. Авыл тарихын, кешеләрен, аларның язмышларын яхшы белә. Гомумән, күпкырлы шәхес ул. Гаиләсенә һәм үзенә бары тик изге теләкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев