Әтнә таңы

Илһамның аяклары туганда ук гарип булса да, зарланмый

Инвалидлар декадасы якынлаша. Бу көннәрдә без янәшәбездә гомер кичергән мөмкинлекләре чикле булганнарга аеруча хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Шушы уңайдан район күләмендә дә зур чаралар үткәрелә.

Реклама

Әмма алар арасында үзләренә артык игътибар сорамый, булганына шөкер итеп яшәгәннәре дә байтак. Бу чаралардан төрле сәбәпләр белән еш кына читтә калсалар да, андыйлар берәүгә дә үпкә тотмый, талашып тавыш күтәрми, үзләренә һәм якыннарына гына таянып, үрнәк гомер кичерә.
Авылдашым – Олы Мәңгәр егете Илһам Сабиров нәкъ менә шундыйлардан. Бер урамда яшәгән кеше буларак шуны да әйтәсе килә – үз- үземне белә башлаганнан бирле, Илһамның бары тик эш белән мәшгуль вакытын гына беләм. Кемнәндер, нәрсәдер кө­теп ята торганнардан түгел ул. Тырыш, уңган, үз эшенең чын остасы булуы белән хәтта сәламәт  затларга да үрнәк. Ә бит Илһам тумыштан инвалид, диагнозы – парапарез нижних конечностей, өченче группада. Туганда ук аяклары гарип була аның. Көтеп алган беренче баласының хәлен әнисе Дамира апа ничек кенә үзгәртергә тырышса да, өметләре акланмый ананың. Шуңа да карамастан, көчле рухлы, үз-үзенә ышанган егет булып үсә. Моңа тирә- ягындагыларның аңа карата игътибарлы булулары, һәрчак ярдәмгә әзер торулары да тәэсир итми калмагандыр.
1971 елда, җиде яшен тутырган Илһам, Олы Мәңгәр мәктәбенең беренче сыйныфына укырга килә. Ул чорларда мәктәптә укучылар күп, сыйныфлар тулы. Башлангыч сыйныфта бик сабыр, кече күңелле Гөлбәгъдә апа Сабирова була аның укытучысы. Зуррак сыйныфларда исә Рәмзия апа Муллахметова укыта. Мәк­тәптә тәрбиягә зур игътибар бирелгән еллар бу. Егет үзенең сыйныфташларыннан аермалы булуын сизми дә.  Илһам белән бер сыйныфта укучылар безнең урамнан да байтак иде. “Кызлар сумкамны күтәреп кайталар иде”, – дип көлә, мәктәп елларын искә төшереп.
Мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормый егет, шул ук елны Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына, зоотехник белгечлеге алырга укырга керә. Аяклары авыру егет бу уку йортында да бик тату, дус группага эләгә. Үзенең дә шат күңелле, аралашучан булуы да ярдәм итми калмагандыр, күрәсең.
1984 елда техникумны тәмамлап, туган авылына терлекчелек фермасына эшкә кайта Илһам. Лаборант булып та, оператор булып та эшли. 1985 елдан төп эше – оператор хезмәтенә керешә. Ул чорны ул көннәре белән үк хәтерли. Әнә шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр тырыш хезмәттә. Гомер эчендә берничә хуҗалык җитәкчесе белән эшләргә туры килә. Кем белән генә эшләсә дә, барысына да рәхмәтле ул. “Җитәкчеләргә гомер буе рәхмәтлемен, һәрвакыт ярдәмгә әзер булдылар. Хәлемне белеп тордылар, эшләргә мөмкинлек бирделәр, уңайлыклар тудырдылар”, – ди.
Илһам Сабиров гомер буе ике аягына баса алмыйча, аякларын сөйрәп кенә йөри. Әмма шул хәлендә дә ул бүгенге көненә куанып, һәр аткан таңга шатланып яши. Байтак еллар тормыш иптәше Әлфия апа белән ике йортны алып бардылар, әнисе Дамира апаны карадылар. Бүген гомер кичергән йортлары урам күрке, зурайтып, матурлап яшиләр. Өйдә туалет, ванна бүлмәләре эшләү турында да хыяллана Илһам. Әлфия апаның балалары да аны үз итә, оныклары һәрвакыт янында бөтерелә. “Әлфия­нең кадер-хөрмәтендә яшим, иң олы рәхмәтем аңа”, – ди, сөенеп. Абзарлары тулы мал – ике сыер, өч үгез, ике тана, бозаулар асрыйлар. Әлфия апа үзе дә сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Бүгенге көненә бик канәгать Илһам. Сабакташларын да, группадашларын да олы хөрмәт белән искә ала. Бары яхшыга өметләнеп гомер кичерә. “Мин үзмне беркайчан да авыруга санамадым. Ул хакта хәзер дә уйларга тырышмыйм. Тормышлар шушылай гына бара күрсен, сә­ламәтлек белән, тынычлыкта, тигезлектә гомер кичерергә язсын”, – дип тели. Яше барган саен аяк­лары да сызлый торгандыр, әмма ул зарланып торучылардан түгел. “Эш белән онытыла ул”, – ди. Хастаханәгә дә бик сирәк бара, – ди аның турында Әлфия апа.
Теләгән теләкләре, уй­лаган хыяллары тор­мыш­ка ашсын! Аңа бары тик иң изге те­ләк­ләр.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: