Әтнә таңы

"Фокус", "Лабиринт" Ижаудан кайтты - беренче уңышлары

Ишеттегезме әле.

1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Фокус студиясе (җитәкчесе - Бурангулова Айгөл)  һәм "Лабиринт" (Бәйрәмова Энҗе) фотостудиясе укучылары Россиянең икътисади зур шәһәрләренең берсе - Ижевск шәһәрендә булдылар.

Балалар м.т. Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексына бардылар, шәһәр буйлап күзәтү экскурсиясендә катнаштылар, шулай ук дәүләт зоология паркында, мәдәният һәм ял паркында урнашкан күргәзмә комплексын карап сокландылар. 

Киров шәһәре - Ижау шәһәре чигендә.

Реклама

Сөенечле хәбәребез дә бар: Азат Фәйзуллин иҗади командировка нәтиҗәләре буенча "Шудкар" II ачык балалар кинофестивале кысаларында үткәрелгән фотоконкурсның "Без - бәхет шәһәрендә" номинациясендә 2 нче урын яулады: бу "бәхет шәһәре" дип тәрҗемә ителә, - әлеге чара ел саен Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрелә һәм анда балалар медиастудияләрендә шөгыльләнүче балалар коллективлары катнаша.

Тәүге уңышыгыз белән котлыйбыз.

Фотоны үзләреннән алдык.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: