Әтнә таңы

Фәридәне бүләкләделәр! Ул иң яхшы авторлар арасында

Ноябрь аенда "Казан утлары" журналында

Яңа Әтнәдә яшәүче, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, "Күңел чыңы" түгәрәге иҗатчысы  Фәридә Хәсәнованың шигырьләре басылып чыкты.

 

Казан! Туңдым, әйдә, каһвә яса,

Сөт өсләре салып вакланма.

Шикәр генә балландырмас, ташла.

Син битараф миңа, акланма,

Вакыт, урын юк дип, җай чыкмый дип.

Миллионнар сыена үзеңә.

Мине генә этәрәсең һаман,

«Нигезеңне сакла, тилермә!»

Килгән саен яңгыр, җилең белән

Бәгыремне меңгә теләсең.

Беркатлылык, гадилегем, җанны

Корбан итүемне телисең?

Синең стандартыңа туры килмим,

Бераз йомшаруың көтәрмен.

Каһвә китер, эчеп җибәрим дә

Иртәгә үк кайтып китәрмен.

************

Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр

Казан урамнарын әйләндем.

Күңелемнән генә синең юлны

Үземнеке белән бәйләдем.

Кисешмәдек... бәлки, параллельләр

Реклама

Булып үткән узган сукмаклар.

Юлдашлардан сорыйм: «Кайда ул?», – дип.

Юк, дәшмиләр, әллә чукраклар.

Казан йоткан сине, яшергәндер,

Авыл мокытлары җитәрлек...

 

Тик Казанда, белмим, бармы Сиңа

Шигъри юллар бүләк итәрлек.

Ә мин бүген алтмыш тугыз тапкыр...

Иртәгә дә... йомгак сүтәрмен...

Әкият булсын, хыял... тик мин чатта

Юллар кисешүен көтәрмен.

Укып чык та елмай, төн кергәндә

Якты уйлар җаның биләсен.

Аңлап бетермисең син үзең дә

Кайдан ишелеп бәхет киләсен.

Ә мин бүген...

Ф.Хәсәнова

Шул ук санда  Фәридә Хәсәнованың иҗатына "Җәһәт тәнкыйть" рубрикасында тәнкыйтьче Дания Заһидуллина анализ ясады.

 Ә җурналда Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын укучылар билгели: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы билгеләнә. Һәм ул "Казан утлары" журналының Дипломы белән бүләкләнә.  Һәр айның иң яхшы авторлары "Ел авторлары" исеме өчен көрәшә.

Фәридә Хәсәнова да, ноябрь аенда  иң яхшы шигъри әсәр авторы буларак, "Казан утлары"ның Дипломы белән бүләкләнде.

Котлыйбыз, Фәридә! 

Һәр айның иң яхшы авторлары "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк. Ел авторлары исеме өчен сынау үтүчеләр арасында "Күңел чыңы" түгәрәгенең 3 иҗатчысы бар: Гөлүсә Батталова, Надия Вәлиева, Фәридә Хәсәнова.  Бу үзе зур уңыш һәм горурлык. Куанабыз. сокланабыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: