Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Габдуллаҗан абый 113 сыерчык оясы ясаган

Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановның урманы турында берничә тапкыр яздык. Оныклар аны "Бабай урманы" дип тә атыйлар. Бүген бу урманда 61 төрле 7меңләп агач үсә.

Мәкаләмнең герое - газетабызның актив хәбәрчесе. Быел ул сыерчыклар килешкә 11 оя ясаган. "Аңа кадәр 102 оя ясаган идем инде, быелгысы белән 113 булды. Аларны урманымда чишмә янындагы агачларга урнаштырдым", - ди. 

Габдуллаҗан абый Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә шәҗәрәсен төзегән шәхес тә. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган, гадәттә. Әлеге авылда да барлыгы 5 нәсел агачы булуы ачыкланган.  1716 елдва  авылда 6 хуҗалык, 20 кеше була. Шәҗәрәдә шуларның хәзергә кадәр буыннары кертелгән. Моннан тыш Габдуллаҗан абый авылдагы мәчетләр, атамалар, төрле шәхесләр хакында да бай материал туплый, табигатьне өйрәнә. 

Ә урманның башлангычы 1974 елга барып тоташа. Әтисеннән мирас булып калган чишмәне карый башлагач янәшәсенә агачлар утырта башлый ул. Агачларны төрле җирләрдән алып кайтып утырта ул. "Күбрәк "Ибрай" урманы, "Алпут урманы" дип йөртәбез инде, лесхозның 54 кварталына туры килә бугай ул", - дип, серләрен сөйли.

Агачын утыртыр инде, кырмыска күченә кадәр алып кайта ул урманына.

Бобрлар да бар икән. "Бер 50 төпләп агачны ектылар инде", - ди Габдуллаҗан абый. Ул килсә, аның авызына карап тын алмый тыңлыйбыз.

 Фотолар архивтан алынды

- Бүгенге көндә урманда - дендрарийда 10 күч кырмыска оясы бар. Ерткыч бөҗәкләрне юк итәргә кирәк алар. Мин куйган җирдә генә тормыйлар, күченеп урнашалар, -ди. Әле орлыкларны таратучылар да булып торалар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев