Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Гөлнараның Яңа ел табынына яратып әзерләгән ризыгы

Кем ничектер, мин үзем Яңа ел табынына иң элек койка ясыйм. Безнеңчә "Холодец" инде

     Койка әзерләү өчен, терлек аягын иң элек йоннарын көйдереп, юып, җиренә җиткереп чистартасың. Чип-чиста булгач, ватып, кисәкләргә бүләсең. Мин үзем ул сөякләр янына кисәкләп ит тә салып пешерәм.

    Озаклап кайнатырга кирәк, аяк ите сеңере белән бергә сөяктән аерылырга тиеш. Кимендә 3 сәгать пешерәм. Шулпасына бер баш суган, тоз, 1 кишер салам. Шулпасын сөзәм. Калганнарын сөяктән аралап, бөтенесен иттарткычтан чыгарам. Һәм шулпа белән кушып, тагын ваклап тураган суган салып кайнатып чыгарам. 5-6 түгәрәк борыч салам. Таба төбенә ваклап тураган сарымсак җәям. Бөтенесен табаларга салып суытырга куям. Яшел үләннәр белән бизәп, табынга чыгарам. Бик тәмле, дерелдәвек булып чыга. 

Бар кешене киләсе Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телим. Имин ел килсен, табыннар мул булсын.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев