Әтнә таңы

«Көмеш каләм» бәйгесендә Әтнә техникумы укучысы да катнаша

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучысы Азат Әскаров та катнаша бу бәйгедә. Нәтиҗәсен дә хәбәр итәрбез.

Журналистлык осталыгы бәйгесе Татарстан көллиятләре студентлары арасында үткәрелә.

Казанда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында журналистиканың «Көмеш каләм» IV республика иҗат бәйгесе башланды. Ул Казан технология һәм дизайн көллияте базасында оештырылган.

«Без бәйге ярдәмендә студентларның талантын ачыкларга тырышабыз, мондый чаралар ярдәмендә без аны эшли алуыбызга бик шатбыз. Сүз уңаеннан, бу ноябрь аенда татар телендә уза торган бердәнбер бәйге түгел, бездә тагын өч чара планлаштырылган», – дип хәбәр итте бәйгене оештыручы – Казан технология һәм дизайн көллиятенең татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова.

Бәйге республика халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Ул татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен таратуга һәм алар белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Чарада Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларыннан барлыгы 29 укучы катнаша. Конкурс «Иң яхшы очерк» һәм «Поэзия» номинацияләре буенча үткәрелә.

Реклама

Жюрига язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, журнал мөхәррирләре керде. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра. Төп максатларның берсе булып, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү системасын камилләштерү һәм шәхесне үстерү тора.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/27-11-2019/kazanda-k-mesh-kal-m-b-ygese-bashlandy-5696449

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: