Әтнә таңы

Коллектив белән килеп сайлаучылар да булды

Бүген Татарстанда - 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлый.

Олы Әтнә авылында да сайлаулар оешкан төстә бара. 997 һәм 998нче сайлау участокларында да сайлаучылар бик актив. Быел ике участокта да концерт номерлары оештырылды. Сайлауларга колектив һәм дә гаилә белән килүчеләр дә булды.

"Татэнергосбыт" хезмәткәрләре бербөтен коллектив булып килгәннәр иде. "Һәр сайлауда да шулай бердәм булып катнашабыз", - диделәр алар.

Реклама

Олы Әтнә авылыннан яшь гаилә Лидия һәм Айрта Хабибуллиннар майлауга кызлары Дилияне дә алып килгәннәр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: