Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

“Кытай кешеләре кайтты Җөлбигә...” – ник кайтканнар?

Яңа Җөлби авылында яшәүче, быел июль аенда 80 яшен тутыручы, гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән хәбәрчебез Люция  апа Гарипова белән гел аралашып торабыз.  Авылы турында һәркем аның күк кайгыртса иде ул.

    Соңгы сөйләшүне әле дә уйлап йөрим.

 “Аеклар авылы без хәзер, сеңелем, аракы эчүче калмады.  Шулкадәр куанам, гаиләләр матур яши, авылыбыз төзекләнә. Мәчетебез бар, муллабыз Шакиров Мәхмүт бик матур итеп азан әйтә, картларыбыз да яшьләребез дә дингә килә.  Читтән килгән ярдәмне генә көтеп утырмый безнең авылдашлар, үзләре тырыша. Авыл халкыннан акча җыеп зиратларны әйләндерделәр быел, яз көне тотынганнар иде, Аллага шөкер, башкарып чыктылар. Киң калай рәшәткә бик матур булып тора. Бузунов Рәдис белән Бузунов Фәнис  башлап йөрүчеләр, кемнең зиратта якыннары күмелгән барысы да  аларга  булышты. Авылдашларның матди  ярдәме белән авылыбыз мәчете каршында кое эшләнде. Рәхмәт авыл-совхоз җитәкчеләре хәлебезне аңлап, гел булышып торалар. Суы да бик тәмле. Коебыз булганга бик сөенәбез, чөнки чишмәбез берәү генә. “Фәтхерахман чишмәсе” дип йөртәбез. Анысын да бураладылар быел авылыбыз кешеләре. Матурлап эшләп куйдылар. Әйдә дип башлап йөрүчеләр булганга сөенеп бетә алмыйбыз.  

Район җитәкчелеге, совхоз, авыл җирлеге башлыкларына рәхмәт укып яшибез, чөнки бик күп ярдәмнәрен күрдек - Җөлби халкы әйтеп ышана торган түгел, туфлидән йөри бүген, аяк киеменә пычрак та тими, юлсыз Җөлби иде бит – ышанырлык та түгел, әмма чынбарлык.  Кибетебез генә юк, тик ач түгел беребез дә, кибетләр килеп тора, Түбән Бәрәскә кибете килә, яңгыр булса да киләләр. “Кала тау” кибете дә килә. Тилмермибез,  рәхмәт ташламыйлар - дип шулкадәр тәмләп сөйли 5 оныгы 6 оныкчыгы булган, улы Мөдәррис, килене Ләйлә белән яшәүче Люция апа. Аңа әби дип әйтергә дә тел бармый, яшь күңелле, җор телле.

  • Үзем бик рәхәттә яшим. Әле балаларга ике кытай кешесе ияреп кайткан иде, Алабугага эшмәкәрлек буенча килгәннәр дә, “Татар авылын күрәсебез килә” дигәч,  безгә алып кайтканнар. 44 яшьлек ир-егетләр. Тәрҗемәчеләре дә бар. Бик кызыксынучаннар, авылыбыз белән бик кызыксындылар. Хәтта минем исемемнең нилектән кушылганын да сорадылар.  Революция белән бәйле икәнен, энемнең исеме Рево булуын әйткәч сөенделәр, хәтта. Кытайда коммунистлар бар икән. Үзләренекен дә сөйләделәр. Авылда фотога төштеләр. Горурланып карап йөрдем. Элекке Җөлбигә кайткан булсалар бу кытайлар, татар авылы бетеп бара, дип сөйләрләр иде. Ә болар сокланып, “Кечкенә генә авыл, бар да тәртип, яңа, юллары нинди...”,- дип гаҗәпләнеп, рәхмәт әйтеп киттеләр.  Менә шулай икән ул тормыш,  хәзер үзебез турында гына кайгыртып яшәп булмый икән, читләрне дә уйлау кирәк. Заман шаукымы чит ил халкын да безнең авылларга китерә, безнең исә, шөкер, күрсәтерлегебез бар. Ә башка авыллар ни хәлдә... – дип борчыла хәбәрчебез.

Дөрес әйтә Люция апа. Татар иле белән, татар авыллары белән кызыксыну арта. Ә бу безгә киләчәгебезне уйлап, тамырларыбызны барлап, көнкүрешебезне яхшыртырга кирәклеген күрсәтә. Шөкер, бу юнәлештә дә күп эшләнелә хәзер.

Фотода - Яңа Җөлби авылында Люция апа Гарипова яшәгән йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү