Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Малтабар, рыцарь, романтик, прагматик... Җитәкче. Артист... - Марат Хәбибуллинның үтәлмәгән хыялы нинди?

Тормышта бар яктан да килгән, сәләтле, талантлы, әйтәсе сүзен курыкмый әйтә ала торган һәм аны дәлилли белгән кешеләр сирәк була.

Г. Тукай исемендәге Әтнә татар  дәүләт драма театры артисты  -  Татарстанның атказанган артисты, "Әтнә таңы"ның редакторы булып эшләгән, бүген дә газетага  язудан, гомумән язудан туктамаган сәнгать һәм каләм әһеле Марат Мәхмүт улы Хәбибуллинның  - бүген гомер бәйрәме.  Язмыш үзе әнә шул булганлыгы өчен аңа  ике бишле куя бүген.

     Әкәмәт кеше ул. Минем әле аның кебек ир затын очратканым юк. Газетабыз редакторы булып эшләгән вакыты да истән чыкмый. Торттыр, тагын нинди тәмле ризыклар пешереп була, Марат аларны үзе пешереп, безне, хезмәттәшләрен сыйларга алып килә. Аның тәмлелекләре, без аннан пешерергә, тозларга, салатлар ясарга өйрәнәбез. Ул - "Тәмлетамак" рубрикасын алып баручы. Газета укучылар гына түгел, үзебез дә ул газета саннарын кадерләп саклыйбыз. 

      Марат язган мәкаләләрне укып туеп булмый. Аның үз стиле, ярымшаярып, шул ук вакытта аңа фәлсәфи төсмер өстәп ул гына яза белә. Тәмләп яза. Һөнәре буенча эколог-биолог ул, ә ничек сүз тәмен белергә өйрәнгәндер. Хәер, язарга, талантың булмаса,  өйрәнеп кенә булмый. Талант я бар, я юк. Ә Маратны талантның диңгезенә тотып атканнар да, күпме кирәк шулкадәр йөздергәннәр.  Соңрак исләренә төшеп  тартып алганнар ахыры кодрәт ияләре. "Ярар, энем, җитәр, инде халыкка хезмәт ит", дигәннәрдер.  Башкача аңлатып булмый, нәрсәгә тотынсаң, шуны шул дәрәҗәдә оста башкарып булмый. Ә Марат башкара. Дөньясын онытып эшли белә. Әнә шул сыйфаты аңа уңыш китерә дә инде. 

     Әле ул акыллы да түгел. Бу сыйфатын да яратып язам. Табигатькә чыккалый идек ара-тирә. Коеп яуган яңгыр астында ап-ак футболкасы кызыл балчык төсенә  кергәнче  футбол уйнаучыны акыллы дип әйтеп булмыйдыр,  киемгә  әз генә  пычрак тисә дә кот чыга, ә Маратның  исе дә китми. Аңа шулай рәхәт.  Ул - табигать баласы, Ул -  иҗади шәхес.

       Кешелеклелек сыйфатлары санап бетергесез. Шунлыктан Раузалия белән Марат яшәгән йортның ишекләре бикләнми дә бугай. Бар да сыя, бар да кунак анда...

«Тормыш – театр», дигән Шекспир. Театрдагы кебек, тормышта да гел бертөрле генә рольләр башкарырга ярамый – тамашачы, ягъни әйләнә-тирәдәгеләр бик тиз туярга мөмкин, дияргә ярата ул.

Бүген Маратның үз урыны, үз дәрәҗәсе бар. Ул -  бәхетле кеше. Тик һәрчак үтәлмәгән хыяллар була. Нидер җитеп бетми. Монысы киләчәккә куелган максат кебегрәк.

- Марат Мәхмүт улының хыялы - Хуҗа Насретдинны уйнау. Уйнарга язсын аңа бу рольне. Чөнки ул аны дөньясын онытып башкарачак. Һәм беркем дә аны  Марат  кадәр уйный  алмаячак. Монысына иманым камил.

Тагын бер акыллы сүзе бар аның: "Эшләгән кешегә  кайсы хезмәт тә авыр бирелә, җиңел күренә. Ә эшләмәгәнгә - җиңел бирелә, буш күренә. Төбенә төшкәнче уйларга вакыт кирәк.

    Бүген Маратның  гомер бәйрәме. Ул тормыш иптәше, хезмәттәшебез Раузалия әзерләгән иң яраткан ризыклары белән сыйланачак.  Бүген ул аз гына эштән туктап торачак, аз гына булса да ял итәчәк.

     Гомер бәйрәмең мөбарәк булсын, Марат Мәхмүт улы! Гел менә шундый матур хатирәләр калдырып яшәргә насыйп булсын. Үрләр көтсен. Яраткан тамашачың хөрмәтенә лаек булырга язсын. Иң мөһиме сәламәт бул. 

Без, "Әтнә таңы" редакциясе коллективы сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Ихлас теләкләребез кабул булып, калган гомерләрне дә шулай матур  итеп яши алсак иде. Юбилеең белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев