Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Онытмады микән...

Быел көз мәктәп бусагасын атлап керүемә дә 45 ел тулып киткән икән.

Мин истәлекләремне барлап, комсомол туган көнен билгеләп үткән көнне, беренче укытучым Роза апабызга да 90 яшь ишек шакыган. Якын кешебезнең хәлен дә белербез, берочтан туган көне белән дә котларбыз дип, сыйныфташым Илсөяр белән сөйләштек тә, киттек тәвәкәлләп. Юлда төрлесен уйладык; укытучыбызның хәле ничек икән, безне кабул итәрлек микән, онытмады микән. Нишләсәң дә, яше бит хәйран.
Без, ишек кыңгыравына басуга, укытучыбыз чыгып та җитте. Нинди танымаган, кочаклап ук алды. Без өйгә кереп, чишенгәләгәнче матур калфак-камзулларын, ак яулыкларын бөркәнеп, “ак әби” булып, бүлмәсеннән балкып килеп тә чыкты.
Менә ул безне хәреф танырга өйрәткән, белем биргән, тәртипкә һәм чисталыкка өйрәткән беренче укытучыбыз Роза апа Сафиуллина. Безгә исемнәребезне әйтеп, мәктәптә ничек укуыбыз, тәртибебез турында тиз генә характеристика биреп алды. Әйтерсең, ул вакыттан сон дистә еллар үтмәгән дә, без әле дә аның нәни укучылары. Апабызга чәчәк бәйләме бирдек тә, бергәләшеп елашып та алдык. Үткәннәр алдында без көчсез шул. Истәлекләр, истәлекләр...
“Комсомол туган көнне туганмын мин, 29 октябрь көнне. Әти авыл Советы рәисе булып эшләгәч, комсомол туган көнне хөрмәт итеп, өстәлләргә кызыл җәеп, бәбәй туе ясаганнар. Укытучылар да килгән анда. Мина исемне дә алар кушкан. Исән-сау үскәч, укып безгә алмашка укытучы булырсың, дигәннәр. Мәктәптә бишкә генә укыдым, укытучы булдым. Балаларны да тырышып укыттым. Балалар тыңладылар. Ярты минут басып торам тик кенә, балалар шул арада тынычланып бетәләр, дәресне башлый идем. Берсен дә орышмадым, класстан да күчми калмадылар. Бер әти-әни белән тавышланышып йормәдем. Бөтен бәйрәмнәргә концерт әзерләп, докладлар укый идем,”-дип искә төшерде ул үткәннәрне.
38 ел эшләү дәверендә барысын да күрергә туры килгәндер. Ул вакытта укучылар саны күп, укытырга, җәмәгать эшләренә катнашырга кирәк. Әле бит гаилә дә бар, авыл кешесенең терлек-туары. Барысына да өлгергән Роза апа. Ире Габделнур белән озак яши алмый ул, тормыш үз җилкәсенә кала. Бер ул, бер кызын олы тормышка яраклы; тырыш,акыллы итеп үстерә.
Лаеклы ялга чыгып, тыныч кына яшисе дә яшисе бит. Язмыш дигән әйбер бар бит әле. Аңа буйсынмый чараң юк. Югалтуларны күп кичерә Роза апа. Бик кадерле кешеләрен югалта ул. Ләкин үзендә яшәргә көч таба. Ходайдан сабырлык сорый догалы апабыз. Икенче таянычы – килене Резеда. Бүгенге көндә алар бер-берсенә иптәш булып, язмышка язылганнарга сабыр гына түзеп, Аллах кушканны үтәп, тыйганыннан тыелып яшәп яталар. Аларга киләчәктә дә сабырлык, сәламәтлек, оныкларының уңышларына сөенеп, хөрмәтләрен тоеп яшәргә язсын. Барлык кайгы-хәсрәтләр аларны урап узсын иде.
Назира Габдрахманова,
Ташчишмә авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев