Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

“Бу дөньяга песи тавышы кайтарды...”

Олы Әтнә авылында яшәүче Зөбәрҗәт Шакировага моннан бер ай элек икенче бавыр күчереп утырттылар. Әтнә районында мондый очракның булганы юк, агымдагы елда республикада да - бу җиденче очрак.

    7 сәгатьлек операциядән соң, наркоздан айнымаган Зөбәрҗәтне дөньяга кайтару өчен, РКБның хирургия бүлеге реанимация хирургы төрле алымнар кулланып карый, соңыннан “Уян, Шакирова, без сиңа йоклар өчен 7 сәгать операция ясамадык, уян, йокларга пропискага кертмәдек без сине”, дип өзгәләнә. 

 “Ишетәм хирургның сүзен, тик авыз ачып җавап бирә алмыйм, йоклыйм да йоклыйм. Кисәк кенә үзебезнең песи тавышы ишетелә башлады. Колакта “Мияу-мияу” дип кычкырган песи тавышы гына. Үзем Казанга песи ничек килер икән дип тә уйлыйм. Тормакчы булам, “Мурзик, ачалмыйм бит, ачалмыйм бит”, дим.

Ә ул ачыйгланып кычкыра. Тавышы якынайганнан якыная. Әнә шул песиебез тавышына айнып киттем. Менә шул песиебез тавышы кайтарды мине дөньяга. Аллаһы Тәгалә мине бу тормышка кайтарырга шушы песине җибәргәндер. Гомерем өчен песигә кадәр борчылды , дип әйтәм инде. Чынлап та шулай булды, мине яшәтү өчен үземнән болайрак кайгырган, борчылган кешеләр бик күп булды.

Гомерең бетмәсә, сәбәбе табыла икән. Реанимациядә аңыма килгәч... - тулы язманы газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев