Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазан операциягә җыена

Рамазанга бармаклар кирәк, ярдәм кирәк, дип мәкалә язган идем. Теләктәшлегегез, ярдәмегез үзегезгә меңе белән артып кайтсын.

Рамазан Рәдиф улы Мөбәрәкшин бүгенге көндә әнисе Наилә Максут кызы Мөбәрәкшина белән  Казан шәһәрендә түләүле анализлар тапшыралар.  Биектау белән Әтнә район больницаларында бушлай үтә алган барлык анализларны тапшырганнан соңгылары инде болары.

- Аллага шөкер, юлыбызга гел яхшы кешеләр очрап торды. Узган ел мин бу хакта уйларга да курка идем, акча җыйналмас, көчебез җитмәс дип күпме борчылдым, эчеңдәгенең барын кешегә сөйләп булмый, ничек янып-көйгәнеңне үзең беләсең. Аллага шөкер, Аллага шөкер, дусларым, туганнарым, якыннарым, безнең хәлебезгә кергән,  безне якын итүче дусларыбыз, Әтнә районы җитәкчеләре, Сезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын, Сезнең ярдәм белән операциягә дигән акча җыйналып бетте. Әле анализлары бар, дәваланасыгыз бар,  дип булышучы миһербанлы кешеләрнең, һәркайсыгызның ярдәме үзегезгә меңе белән артып кайтып, улым куанган кебек куанырга насыйп булсын Сезгә дә.   Рамазан үзе мәчеткә баргач, һәр булышкан кеше өчен сорап, теләп, дога укып кайта. Мәчеттә алган белемнәре, якты киләчәккә булган ышанычы ярдәм итәдер, үзен нәкъ  ирләрчә нык тота. Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләүчеләргә дә рәхмәт, хәлебезгә керделәр, Санкт-Петербургка  билетлар алырга ярдәм иттеләр. 2 февраль көнне, Аллага тапшырып, бармаклар белән кайтыр өчен юлга кузгалабыз. Арты хәерле булсын. Без Сезгә бик рәхмәтле. "Әтнә таңы" коллективына зур рәхмәт, Әтнә халкына, шушы газетаның сайтыннан, газетада басылган мәкаләдән укып безгә ярдәм иткәнегез өчен һәркайсыгыз  олы рәхмәтебезне, ихтирамыбызны кабул итегез, - ди Рамазанның әнисе Наилә Максут кызы.

Хәерле юллар булсын. Куанып кайтырга язсын, дип телик. 

Тамчыдан күл җыела, халык бик белеп әйткән. Сәламәт булып, изгелекләр эшләп яшәргә насыйп булсын. 

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев